Кулаткы Сабан туенда арбалы атлар узышты

Иске Кулаткы район үзәгендә хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәмнәре арасында иң борынгысы – Сабан туе үтте.

Мөхтәрәм дин әһелләре – Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Иске Кулаткы мәдрәсәсе мөгаллиме Коръән-хафиз Ибраһим хәзрәт Абдурахманов һәм “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Ягудин милли бәйрәмгә үзләренең фатихаларын биреп, дога белән башлап җибәрделәр. Аннары шәрәфле кунаклар – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Иске Кулаткы район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев, Новоспасское район администрациясе җитәкчесе Александр Горбунов, Радищево район администрациясе башлыгы Александр Белотелов һәм Павловка район хакимияте башлыгы Александр Тузов, милләттәшләребезне ихластан сәламләп, бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Тәбрикләү сүзләреннән соң кыр батырларына, тырыш механизаторларга район администрациясенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук күпләргә үрнәк булырлык Юнусовлар, Җамаевлар һәм Бикбаевлар гаиләләрен сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар да тапшырылды.

Сабан туеның төрле мәйданчыкларында кызыклы ярышлар һәм бәйгеләр оештырылган иде. Арбалы атта узышу бәйгесендә Яңа Яндука авылыннан Радик Алтынбаев беренче урынны алды. Иске Кулаткыдан Ринат Хәбибуллин – икенче, Иске Мостяктан Фәрит Зәйнетдинов өченче урынга лаек булды. Атлар узышында Новоспасское районыннан оста җайдак Павел Степакинга тиңнәр табылмады. Иреккә җибәрелгән әтәчне тиз арада тотып алу конкурсы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Иске Кулаткыдан Илнар Бикбаев белән Урта Терешкадан Ирек Бикбаев иң җитез һәм иң өлгер булып чыктылар. Бәйрәмдә авыл җирлекләренең милли утарлары (подворье) арасында үткәрелгән район конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Жюри милли яктан бай эчтәлекле булулары белән аерылып торган Яңа һәм Иске Яндука авыллары утарларын җиңүче итеп таныды. Көрәш бәйгесенең нәтиҗәләре дә билгеле. Динис Альбиков, Айдар Сөнчәләев, Алмаз Асадуллин һәм Булат Бекеров үз үлчәү категорияләрендә беренчелеккә чыкты. Ә тәкә алу бәхетенә ирешкән Евгений Михайлов (Чардаклы районыннан) Кулаткы Сабан туеның абсолют батыры исемен йөртәчәк. Иске Кулаткыдан Айдар Арифуллин авыш колгага бәйләгән тәкәгә хуҗа булды. Иске Атлаштан Әлфия Калюшева хатын-кызлар арасында кул көрәштерү бәйгесендә беренче урынны беркемгә дә бирмәде. Шашка уеннарында - Мосеевка авылыннан Рәсим Азизов, шахмат ярышларында Иске Атлаштан Данияр Сәйтбатинов җиңде. Ринат Абушаев, Вероника Павлова, Дмитрий һәм Евгений Михайловлар – гер күтәрү осталары.

Татарстан Республикасының “Идел” фольклор ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылларның үзешчән сәнгать осталары милли бәйрәмне моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бизәделәр.

“Районыбызда Сабантуй үткәрү традициясе уңышлы гына дәвам итә. Әлеге бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне, талантлы яшьләрне хөрмәтлибез. Мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, сәләтле балалар аңа тырышып әзерләнәләр һәм иҗади осталыкларын халыкка күрсәтәләр. Милләттәшләребез Сабан туен зарыгып көтеп ала, аннары ел буе аны сагынып сөйли”,- ди район башлыгы Лилия Богданова.