Ульяновск өлкәсе Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде

18 июньдә Губернатор Алексей Русских белән Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Әлеге очрашуда Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилёв катнашты.

“Бүген без Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үстерү юнәлешендә тагын бер адым ясадык – сәүдә-экономик, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне һәм киләсе ике елга уртак чаралар планын имзаладык. Күрше Татарстан белән безнең арада дусларча гына түгел, туганнарча мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Экономика һәм социомәдәни сферада ике төбәкне дә промышленность, бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, туризм мәсьәләләре кызыксындыра”,- диде Алексей Русских.

Очрашуда төбәк җитәкчеләре регионара хезмәттәшлекне көчәйтү юнәлешләрен билгеләделәр. Аерым алганда, өлкә Губернаторы билгеләп үтүенчә, Ульяновск өлкәсе һәм Кузбассның промышленность предприятиеләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтергә мөмкин: безнең регион территориясендә  “СИМАЗ” автобуслары, “УАЗ”, “АВТОДОМ” һәм “ИСУЗУ” автомобильләре җитештерелә. Шулай ук агропромышленность тармагында проектларны тормышка ашыру өчен инвесторлар эзләү дә өстенлекле юнәлеш булып кала.

Татарстан Республикасы белән “Композиты без границ” төбәкара кластеры кысаларында, шул исәптән авиация өчен композитлы компонентлар җитештерү өчен чимал эшләп чыгаруда хезмәттәшлек итәргә мөмкин.

Алексей Русских белән Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ульяновск һәм Казан арасында пассажирларны елга транспорты белән ташу мәсьәләсе турында фикер алыштылар. “Бөек Идел юлы” проекты буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында елга транспортын яңадан торгызу каралган. 16 июньдә Петербург халыкара экономик форумында Ульяновск һәм Самара өлкәләре, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия республикалары җитәкчеләре әнә шул хакта килешүгә кул куйдылар.