Тирән эзле тарихи хәзинә

Хөрмәтле редакция! “Өмет”етебезнең 27 май санында шушы исем белән мәкалә басылып чыккан иде. Анда өлкәбез татарлары өчен гаять кыйммәтле тарихи хәзинә булган “Татары Симбирского-Ульяновского края” дип аталган энциклопедик китапның икенче басмасына (рус телендә) кыскача күзәтү бәян ителгән. Сүз дә юк, милләте, туган теле, яши торган төбәге, канкардәшләре һәм аларның тарихы белән кызыксынган бер генә кеше дә ул китапка карата битараф кала алмастыр. Кызганычка, күпләребезгә аны әлегә кулга төшереп уку насыйп иткәне юк. Шунлыктан, аның аерым бүлекләренә кертелгән төп темаларны тәфсилләбрәк ачыклый алмассызмы икән?

Эльвира ХАНМУРЗИНА,

Инза шәһәре.

Кем соң без – татарлар?

Мөхтәрәм укучыбызның соравына җавапны үзебезнең кемлегебездән – “татары” сүзеннән башлау мәслихәт булыр, диясе килә. Энциклопедиядә бу тема шактый зур күләмнәрнең берсен – 10 битләп урын алып тора.

Иң беренче әби-бабаларыбызның килеп чыгуы моннан 14 гасыр элеккеге тарихка барып тоташкан. Шушы мең ярым елга якын узган вакыт эчендә нинди язмышларга, фаҗигаләргә, камилләшүгә, хәтта соклангыч үсеш һәм чәчәк ату бәхетенә дучар ителмәгән милләттәшләребез! Кайда тупланган аларның иң беренче ыру-кабиләләре? Телләре, диннәре, көнкүрешләре ничегрәк булган? Уку-язуларга, белем-мәгърифәткә, үсеш-цивилизациягә кемнәр нигез салган? Кайсы гасырларда, кай җирләрдә татарлар күпләп яшәгән? Соңгы чорларда без ничәү, вәзгыятебез нинди? Боларга һәм бүтән күп кенә сорауларга җаваплар табарга мөмкин энциклопедиядә.

Мәшһүр дәүләтләр төзүчеләр

Идел буе Болгары. Идел-Урал регионындагы бу дәүләт 7 нче гасырда Урта Доннан Идел буена болгар бабаларыбызның күпләп күчеп килүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Элегрәк алар Самарская Лука дип аталган җирләрдән алып Кама тамагына кадәр сузылган Идел буе территорияләрен биләп торган. 9 нчы гасырның беренче яртысында – 922 елда Болгарстан Багдад хәлифәлеге тарафыннан дәүләт итеп таныла. Сүз уңаеннан әйткәндә, быелның 21 маенда борынгы бабаларыбызның Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми төстә кабул итүләренә 1100 ел тулу юбилее зур бәйрәм буларак билгеләп үтелде.

Дөньяда иң көчле булып танылган Алтын Урда (Золотая Орда) дәүләтенең барлыкка килүендә һәм үсеш алуында да (1269-1502 еллар) безнең тарихи шәхесләребез иң хәлиткеч рольне уйнаган.

Казан ханлыгы. Урта Идел буе һәм Кама ягында төзелгән феодал дәүләт. Ул 1438-1445 елларда монголлар тарафыннан җимерелгән Идел Болгарстаны территориясендә барлыкка килә. (Бу еллар Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорына туры килә).

Тора-бара Казан ханлыгына Кама буендагы бүтән җирләр һәм Көньяк Урал территорияләре кушыла. 15 нче гасырның икенче яртысында, ягъни 1450 еллардан соң, Сура, Агыйдел, Югары Кама буе, Нократ (Вятка), Самарская Лукага хәтле Идел буе халыклары да кушылгач, бу дәүләтнең куәтле булып җитлегү һәм чәчәк ату чоры башлана.

Бүгенге Татарстаныбыз һәм милләттәшләребезнең тарихи башлангычы әнә шундый булган. Яңа энциклопедиядән бу хакта киң күләмле мәгълүматлар алырга мөмкин.

Онытылмас шәхесләребез

Мәгълүм булганча, китапка данлыклы шәхесләребезнең 550 исем-фамилияләре кертелгән һәм аларның Туган илебез, өлкәбез өчен башкарган күренекле хезмәтләре, зур казанышлары бәян ителгән. Алар арасында без моннан мең еллар элек яшәгән хакимнәр – Шилки, Алмуш, Әбү Исхак Ибраһим, Олуг Мөхәммәд, Кипчак, Сәхиб Гәрәй һәм башка күп кенә шәхесләребезне очратабыз. Бараш, Шәех Хөсәен, Кол Шәриф, Кол Гали, Сәиф Сараи, Мөхәммәдъяр кебек зыялы дин һәм әдәбият-сәнгать әһелләренең исемнәрен күрәбез.

Моннан 100 еллар элек тарихка кереп калган Габделҗаббар Кандалый, Октябрь революциясеннән соң танылган Фәтхи Бурнаш, Кави Нәҗми, сугыш чоры шагыйре Сәхаб Урайский һәм тагын бик күбәүләрнең исемнәре дә югарыда әйтелгән китапта мәңгеләштерелгән. Бүгенге заман фидакарь батырларыбыз һәм, Ватаны өчен җан җылысын биреп, бар гомерләрен багышлаган шәхесләребезнең казанышлары энциклопедиядә яктыртылган.

Өлкәбездә татарлар яшәгән барлык авыллар һәм җирлекләрнең кыскача тарихлары чагылдырылган. Төрле оешмалар һәм фиркаләрнең исемнәренә, шулай ук татарга кагылышлы күп кенә сүзләргә аңлатмалар тупланган.

Гомумән, “Сембер-Ульяновск төбәге татарлары” (“Татары Симбирского-Ульяновского края”) гасырлар буена кыйммәтен югалтмаячак энҗе бөртеге – иҗади хәзинә булып яшәячәк, дип тирән ышаныч белән әйтергә була.

Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ,

журналист.