“Ак чәчәкләр” – тарихи исем

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай кымыз белән дәвалану өчен “Идел” газетасының җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча 1911 елның апрель–май айларында Әстерханда була.

Әлеге шәһәр Тукайны зурлап каршы ала, хөрмәт итә, күп җирдә әдәби кичәләр, очрашулар уза. Әдип күбрәге заманында атаклы иске татар бистәсе саналган Тияктә (Царево) тора. Монда татар тормышы гөрли, “Идел” газетасы редакциясе шунда гына урнашкан, шагыйрьнең күп вакыты биредә үтә. Ул вакытта әзәрбәйҗанлы табиб, күренекле җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов Әcтерханда сөргендә була. Ул җирле татарлар белән тыгыз элемтәдә тора, татар театрында, һәвәскәр режиссер буларак, өч телдә спектакльләр куя. Тукай бу вакытта инде нык авыру була - үпкә туберкулезыннан җәфалана. Нариман Нариманов Тукайны карый һәм һәрдаим күзәтеп тора. Май аенда җирле төрки яшьләр, күбесенчә татарлар һәм нугайлар, үзара оешып табигатькә чыга һәм үзләренең җыенын “маевка” дип атый. Яшьләр анда төрле, шул исәптән сәясәт, экономика темасына чыгышлар ясый, шигырьләр сөйли, ягъни милләт мәсьәләләрен күтәрә. Соңыннан концерт куялар. Тирә-якта сихри матурлык, табигать уянган, Әстерханның җылы кояшы тәнне-җанны иркәли, кошлар сайрый, якын тирәдә үсеп утырган ак чәчәкләр тормышка, яшәүгә өмет уята. Тукай да шул яшьләр арасында була. Шагыйрь Әстерханнан күтәренке күңел белән, сәламәтлеген ныгытып китә, аннан соң әле ике ел яши, иҗат итә. ХХ гасыр башы - туберкулез авыруының бик азган чагы. Табиблар мондый төр авыруларга коры һәм эссе һавалы якларга - Урта Азиягә яки Әстерханга барырга киңәш бирә.

Әстерханның татар яшьләре концерт бригадасы төзеп, калада, өлкә авылларында концерт куеп йөриләр һәм җыелган акчаны ярдәм йөзеннән туберкулез белән авыручыларга бирәләр. Бу бригадалар “Ак чәчәкләр” исеме белән чыгыш ясый һәм шул исем белән тарихка кереп кала. “Ак чәчәкләр” – тарихи исем, һичшиксез, Тукай белән турыдан-туры бәйле. Соңрак шундый ук концертларны Идел буенча югарырак күтәрелеп, Саратов, Самара, Казан яшьләре дә оештыра башлый.

Татарлар ак төсне аеруча ярата, хөрмәт итә, бу безнең тормышта да чагыла - Ак мәчет - Җәмигъ мәчет - Үзәк мәчет, Ак кала, “Ак калфак” - татар хатын-кызлар оешмасы, ак патша, Ак әби, аксакал, ак юл, ак бәхет, ак чәчәкләр.

Габдрахман Әпсәләмов врачлар тормышына багышланган “Ак чәчәкләр” исемле романын яза, ул китап халык соравы буенча күп тапкыр басылып чыкты. Казанның Татар дәүләт академия театры шул исемле спектакль куйды, ул спектакль ярты гасыр инде телевизордан әле дә күрсәтелә. Ниһаять,  Татарстан телевидениесе “Ак чәчәкләр” исемле  нәфис фильм төшерде. Халык аны шул кадәр яратып кабул итте, бу фильмны елына бер-ике тапкыр кабатлап күрсәтәләр. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы медицина  хезмәткәрләре көненә багышлап “Ак чәчәкләр” исеме белән  һәр елны “Елның иң яхшы табибы“ дип аталган конкурс үткәрә.

2019 елда Чардаклыда күптән көтеп алынган татар фольклор ансамбле төзелде. Башта әлеге коллектив татар ансамбле буларак чыгыш ясады. 2020 елның башында дөньяны ковид басты, ансамбль шул вакытта да репетицияләрен туктатмады. Тормыш бераз үз рәтенә кереп, халык элеккеге халәтенә кайтты. Чардаклының татар ансамбленә тарихны сөйләп биреп, коллективны “Ак чәчәкләр” дип атарга тәкъдим иттем, алар риза булды. Беренче көннән алып ансамбльгә профессиональ музыкант, Чардаклының балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Хузеева җитәкчелек итә. Мөмкинлектән файдаланып, Лилия ханыма зур рәхмәтебезне җиткерик әле.

Чардаклыда “Ак калфак” оешмасы эшләп китү, “Ак чәчәкләр” татар ансамбле барлыкка килү уңаеннан, үзебезнең өй алдына, поликлиника йортына җәен ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы ак чәчәкләр агачының рассадасын утырттым. Шул ук елны 10-15 см биеклектәге үсентеләрне кайбер врачларга, Үрән, Абдулла авыллары хатын-кызларына биргән идем, көньяк агачы ул, киткәнме, карый алдылармы икән, анысын белмим. Әстерханда аны ак чәчәкләр дип йөртәләр, фәнни исеме - Катальпа, көньякта үсә, кояш, иркенлек ярата, яфраклары фил колагы кебек зур, җәй уртасында туй күлмәге кигән кыз сыман ак чәчәккә күмелә, көзен чәчәкләрдән 30-40 смлы кузаклар ярала. Эчендә бик күп орлыклар була. Кузакларның иң зурысыннан ике-өчне сайлап алып, кышка җылы, коры урынга сакларга куям. Чардаклыда безнең өй алдына утыртканы агач булып үсеп җитеп, бишенче елны кузак бирде. Шул кузаклардан чыккан орлыкны һәр елны рассада итеп утыртып, үсентеләрен халыкка таратам. Татарстанда туганнарга, дусларга бирдем, Чардаклыда да тараттым, кайберләре, үсеп китмәде, ди. Монда җитлекәннәренең яфраклары бераз зуррак та (һавада дым күбрәк), чәчәкләре бераз кечкенәрәк (кояш бу якта алай эссе түгел). Яфраклары зур һәм авыр булганга, агачның кәүсәсе бишенче елны ярылырга мөмкин, шуңа күрә астагы ботакларны кисәргә кирәк.

Җыеп әйткәндә, Тукай исеме белән бәйле рәвештә дөньяга килгән “Ак чәчәкләр” ансамбле халыкның рухын ныгытсын, ә инде ак чәчәкләр агачы Чардаклы җирендә тамыр җибәреп, күп итеп үрчесен дә, тирә-якны матурлыкка күмеп, халыкны шатландырсын. Бәлки, кайчан да булса “Ак чәчәкләр” ансамблен оештыручыларның дәвамчылары – бала-оныклары, монда безнең нәселнең дә өлеше бар, дип искә алырлар.

Наилә ПОТЕЕВА-ЯУШИРМӘЛЕ,

Чардаклы үзәк район хастаханәсе врачы.