Ульяновск өлкәсендә дәүләт милли сәясәте Стратегиясе гамәлгә ашырыла

Ульяновск өлкәсе Губернаторы карамагында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет эшләп килә. Анда милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм өлкә Хөкүмәте әгъзалары керә.

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланган һәм 2025 елга кадәр исәпләнгән дәүләт милли сәясәте Стратегиясен тормышка ашыру, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, Ульяновск өлкәсе территориясендә шушы иҗтимагый мөнәсәбәтләр сферасында конфликтларны булдырмау, дәүләт власте органнары һәм өлкә территориясендә эшләп килүче федераль дәүләт власте органнары территориаль органнарының милли һәм дини берләшмәләр белән конструктив диалогын үстерү максатында, милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет эшләп килә. Советның рәисе вазыйфаларын Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских башкара.

Губернатор карамагындагы Совет составына төбәк территориясендә теркәлгән 18 милли иҗтимагый оешма җитәкчеләре, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре, өлкә Хөкүмәте әгъзалары керә.

Ульяновск өлкәсенең барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары карамагында шулай ук милләтләр советлары эшләп килә.

“Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Рамис Сафин - Губернатор карамагындагы Советның иң актив әгъзаларыннан берсе.

“Ульяновск өлкәсендә төбәгебездә яшәүче халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятләрен саклап калу өчен бөтен кирәкле булган шартлар тудырылган. Бездә борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен нәтиҗәле эшләп килүче мәйданчык - милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет бар. Әлеге Совет мөһим һәм катлаулы мәсьләләрне чишүгә - гомумгражданлык бердәмлеген, тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, милли телләрне, мәдәниятләрне, милли үзенчәлекләрне, вөҗдан иреге һәм дин тотуны саклап калып үстерүгә булышлык күрсәтә”,- ди Рамис Сафин.

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет Ульяновск өлкәсе территориясендә этникара мөнәсәбәтләрне көйләү сферасында дәүләт власте башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының милли иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен өйрәнә, шушы сферадагы мөһим мәсьәләләрне, шул исәптән дәүләт миграция сәясәте белән милли сәясәт сферасында проблемалы мәсьәләләрне хәл итү чараларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген, милләтара бердәмлекне ныгыту чараларын, экстремизм һәм терроризм идеологиясе күренешләрен профилактикалауны, чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү, чегән оешмалары белән эшләү мәсьәләләрен тикшерә.

Советның төп бурычы Россиянең милли иминлегенә карата куркынычларның төбәк территориясенә үтеп керүен булдырмау максатында эш алып барудан гыйбарәт. Совет Ульяновск өлкәсе территориясендә милләтара тотрыклылыкны тәэмин итүгә бәйле барлык мөһим карарларны кабул итә. 2022 елның мартында Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, казак җәмгыятьләре һәм дини оешмалары вәкилләре Россия Федерациясе Президенты адресына коллективлы мөрәҗәгать кабул иттеләр, алар илбашының Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карарын яклап чыкты.

“Безнең регион территориясендә 120дән артык милләт вәкилләре яши. Гомумгражданлык бердәмлеген, милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту - дәүләт милли сәясәте Стратегиясенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Хәзер Украина территориясендә хөкем сөргән вәзгыять күрше дәүләтләрнең җавапсызлыкка корылган тышкы сәясәт алып баруы турында ачыктан-ачык сөйли, ул миллионлаган кешенең язмышына зыян сала. Шуңа күрә безгә җәмгыятьне берләштерү, безнең Президентка һәм безнең ил җитәкчелегенә теләктәшлек күрсәтү өчен бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куярга кирәк”,- дип ассызыклады Губернатор Алексей Русских 2022 елның мартында узган Совет утырышында.

Төбәгебездә эшләп килүче Совет Ульяновск өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыруның нәтиҗәле инструментына, милли җәмәгатьчелек тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның инициаторына әверелде. Аның эшчәнлеге этникара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә, Ульяновск өлкәсендә милләтара тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүгә уңай йогынты ясый.