Күршеләрчә тату яшибез

Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында элек-электән килгән дустанә, күршеләрчә тату мөнәсәбәт урнашкан.

2007 елда ук ике төбәк хакимиятләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Ике төбәк арасында сәүдә әйләнешендә бигрәк тә җиңел һәм авыр йөк машиналары, дизель һәм бензин ягулыгы, минераль ашламалар, медицина җиһазлары, азык-төлек күпчелекне тәшкил итә. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдә Ульяновск өлкәсендә “Татнефть”, “Нижнекамскнефтехим”, “КАМАЗ”, “ТАИФ-НК”, “Татспиртпром”, “Казаньоргсинтез”, “Нәфис Косметикс”, “Аммоний” һәм башка эре һәм кече оешмалар активлык күрсәтә. Күп кенә оешмаларның Ульяновск өлкәсендә филиаллары, дилерлары уңышлы эшләп килә.

Элек-электән Ульяновск өлкәсе белән чиктәш яки якын булган Татарстан районнарыннан Димитровград, Ульяновск кебек шәһәрләргә укырга киткәннәр, өлкәнең эре предприятиеләрендә эшкә урнашканнар һәм шунда ук төпләнеп тә калганнар. Дистә еллар дәвамында Димитровград һәм Аксубай районы, Ульяновск һәм Буа районнары арасында дустанә мөнәсәбәтләр яши, күрше төбәк вәкилләре бер-берсенә кунакка йөрешә, Сабантуйларында һәм башка милли бәйрәмнәрдә катнаша. 2003 елда Димитровградта һәм 2009 елда Ульяновскида – Федераль Сабан туе, 2016 елда шәһәр тибындагы Иске Кулаткы поселогында Бөтенроссия авыл Сабан туе бәйрәм ителде.

Ульяновск өлкәсе – татар дөньясына һәм Татарстан Республикасына бик күп танылган шәхесләрне биргән төбәк. Бертуган Акчуриннар, Габделҗаббар Кандалый, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәхаб Урайский, Латыйф Җәләй, Габдулла Шамуков, Сәхаб Урайский, Ренат Харис, Эльмир Низамов, Рәнис Габбазов, Рәсим Ильясов, Мөнир Якупов, Мәкзум Сәлахов, Рөстәм Хәсәнов, Тәүфикъ Сафин, Рамил Айметдинов, Алсу Әбелханова һәм башка исемнәрне Татарстанда белмәүче кеше юк. Алар татар милләтенә, татар әдәбиятына, мәдәниятенә һәм сәнгатенә армый-талмый хезмәт иткән шәхесләр.

1989 елдан Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче “Өмет” газетасында кушымта буларак “Татмедиа” АҖ әзерләгән “Без бергә” газетасы чыга. 2012 елдан Ульяновскида “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең филиалы эшләп килә. Филиал журналистлары Мордовия һәм Чувашстан республикаларында, Самара һәм Пенза өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез тормышын да яктырта. Ульяновск татарлары “ТНВ” һәм “ТНВ Планета” тапшыруларын рәхәтләнеп карыйлар, “Болгар радиосы” белән “Татар радиосы”н бик теләп тыңлыйлар. Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешү уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге килешү нигезендә өлкәнең татар этномәдәни компонентлы мәктәпләре татарча дәреслекләр, методик әсбаплар һәм матур әдәбият белән тәэмин ителә. Мәктәп укучылары ана теле буенча төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнашалар, җәйге каникулларда телне өйрәнү лагерьларында ял итәләр. Өлкәнең татар теле укытучылары Казанда оештырылган курсларда гыйлемнәрен күтәрәләр, һөнәри осталыкларын арттыралар. Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешү тормышка ашырыла. Бу килешү кысаларында Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгенә, 17 нче санлы модельле милли китапханәсенә һәм Иске Кулаткының Г.Тукай исемендәге район китапханәсенә Казан тарафыннан методик ярдәм күрсәтелә. Өлкә китапханәләренә Казаннан даими рәвештә татарча китаплар кайтартыла. Татарстанның иҗат әһелләре - шагыйрьләр һәм язучылар милләттәшләребез белән очрашуларга килеп йөри. Өлкә үзәгендә һәм районнарда татар сәхнәсе йолдызларының концертлары оештырыла. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен, “Казан” бию ансамблен, Татар дәүләт фольклор ансамблен, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге комедия театры, Буа дәүләт театры артистларын тамашачы аеруча җылы кабул итә. Татарстанның музей коллективлары Ульяновск музейханәләре белән тыгыз элемтәдә тора. Татар халкының мәдәни һәм рухи мирасы белән таныштыруны күздә тоткан күргәзмәләр еш үткәрелә. Дин өлкәсендә дә багланышлар ныгый. Ульяновск мөселманнары Россия ислам университетында һәм Казан мәдрәсәләрендә белем ала.

Ике төбәк арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек Ульяновск җирендә яшәүче татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, ана телен һәм милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калып үстерү, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү мөмкинлеге бирә.

 

.