“Ак калфак”ның табылган чагы

Өлкә автономиясе карамагында менә унбиш елдан артык инде “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Төбәгебезнең һәр районында оешманың бүлекчәләре бар.

Оешма активистлары тырышлыгы белән телебезне, мәдәниятебезне саклап калу, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны халыкка кайтару максатында төрле чаралар үткәрелә. Соңгы елларда “Каз өмәсе”, “Өй юу”, “Аулак өй”, “Сабантуйга бүләк җыю” дип исемләнгән йола бәйрәмнәре яңартылды.

“Ак калфак”лылар татар яшьләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыралар. Милләт җанлы гүзәл затлар туташларны кулъяулыклар һәм сөлгеләр чигәргә, татар ашларын – гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак пешерергә, токмач кисәргә өйрәтәләр.

Хатын-кызлар оешмасы дини тормышта да актив катнаша. Ел саен изге Рамазан аенда мөслимәләрне җыеп ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Шулай ук бәет һәм мөнәҗәтләр уку кичәләре дә бай эчтәлекле була.

Ә ямьле җәй көннәрендә оешманың актив әгъзалары дару үләннәре, җир җиләге җыеп, Картлар йортына юл тоталар. Алар анда көн күрүче татар әби-бабайларының хәл-әхвәлен белешәләр, күңелләрен күрәләр.

“Оешмабызга татар милләте, туган телебез язмышына битараф булмаган ханымнар йөри. Шунысы аеруча шатландыра: активистларыбыз саны елдан-ел арта бара. Без күркәм гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны яшь буынга тапшырып калдыру, аларда милли горурлык хисе тәрбияләү бурычы куябыз”,- ди өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина.

Рузия ХӘЛИМОВА.