Фашистлар Германиясен җиңдек!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу аләйһи вә сәлләм), аның гаиләсенә hәм сәхабәләренә салаватларыбыз hәм сәлaмнәребез булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебездә Аллаhы Тәгаләнең безгә карата күрсәткән олуг рәхим-шәфкате - барыбызны да фашизмнан коткаруы, аны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләрбез.

Безнең бүгенге тыныч, имин тормышыбыз, аяз күк йөзе хакына хәтта газиз гөмерләрен дә кызганмаган курку белмәс, кыю hәм тәвәккәл бабаларыбызга, әбиләребезгә, әти-әниләребезгә фашизмны җиңәргә ярдәм итүе, аларга карата олы рәхим-шәфкатен күрсәтүе өчен Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз булсын.

Төрле милләт вәкилләрен hәм төрле дин кешеләрен фашизмга каршы көрәш өчен берләштерүче Аллаhы Раббыбызга барча мактауларыбыз булсын. Чөнки Бөек Ватан сугышында төрле милләт вәкилләре - руслар, украиннар, белоруслар, үзбәкләр, татарлар, казахлар, еврейлар, әзәрбәйҗаннар, грузиннар, әрмәннәр, чувашлар, мордвалар hәм иксез-чиксез Туган илебезнең башка халыклары гитлерчылар коалициясенә каршы чын батырларча сугышалар. Алар арасында христианнар да, мөселманнар да, иудейлар да була. Аллаhы Тәгалә шул рәвешле безгә бары тик бергә булганда, бөтен көчне берләштереп кенә дошманны җиңү мөмкин икәнлеген күрсәтә.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әгәр Аллаhы кешеләрне якламаса, әлбәттә, җирдәге кешеләр hәммәсе hәлак булыр иде. Ләкин Аллаhы барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе” (“Бәкара” сүрәсе, 251 нче аять).

Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаhы Тәгалә җир йөзендә бозыклык кылучыларны hәм начарлык эшләүчеләрне туктата.

Аллаhы Раббыбыз тагын бер аятьтә болай дип белдерә: «Әгәр Аллаhы Тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мәзлүмнарны яклавы булмаса, әлбәттә, монахларның сумгалары, нәсараларның чиркәүләре, яhүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаhының исеме күп зикер ителә торган мәчетләре егылып, җимерелер иде» («Хаҗ» сүрәсе, 40 нчы аять).

Бу аяти-кәримнән күренгәнчә, әгәр Аллаhы Тәгалә дошманга каршы көрәшү өчен көч бирмәсә, мөселманнар, христиaннар hәм яhүдләр Раббыбызның исеме еш зикер ителә торган гыйбадәт кылу урыннарыннан мәхрүм калырлар иде. Чөнки Аллаhы Тәгалә аларга изге китапларны: яhүдләргә - Тәуратны, христиaннарга - Инҗилне (Евангалие), мөселманнарга Коръәни-Кәримне иңдергән.

Безгә киләчәктә сугыш афәтләре, кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын иде. Әгәр инде кирәк булса, безнең hәркайсыбыз, кайсы милләт hәм дин вәкиле булуына карамастан, Туган илебез - Россияне дошманнан саклаячак hәм яклаячак!

Әлhәмдүлилләhи шөкер, Раббыбызның рәхмәте hәм ярдәме белән без беренче этапны үттек - тышкы дошманны, ягъни фашистик Германияне җиңдек. Ләкин әле эчке дошманыбыз - нәфес турында да онытмыйк, аны да җиңәргә тырышыйк. Безнең бабайларыбыз, әбиләребез, әтиләребез hәм әниләребез туган җиребездә законсызлык, эчкечелек, көчләүләр, талаулар hәм башка бозыклыклар булсын өчен утка керделәрме әллә?! Алар ил-көннәребез тыныч, имин булсын, төрле халыклар үзара дус-тату яшәсен, динебез чәчәк атсын, гел алга барсын өчен кулларына корал тотып газиз Ватаныбызны дошманнан сакладылар.

Шуңа күрә әгәр батыр, курку белмәс әби-бабайларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәтле булырга телибез икән, алар авыр сугыш вакытында берләшкән кебек без дә hәрвакыт бергә булып, тирә-юнебезне яхшы якка үзгәртергә омтылыйк, Аллаhы Раббыбыз разый булырлык гамәлләр кылыйк.

Кешеләргә рәхмәт сүзе әйтмәүче Раббыбызга да рәхмәтле булмас. Рәсүлебез (салләллаһу аләйһи вә сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кем кешеләргә шөкер итмәсә, ул Аллаhы Тәгаләгә дә шөкер итмәс” (Мөснәд Әхмәд). Фәкать Аллаhы Тәгаләнең теләге белән кешедә башкаларга ярдәм итү өчен сәбәп барлыкка килә.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.