Тукай әкиятләре гаделлеккә өйрәтә

Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән ай. Шушы уңайдан өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәге балалар арасында “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. 26 апрельдә – Туган тел көнендә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Онлайн форматта узган конкурста барлыгы 120 бала катнашкан. Аларның иҗат эшләрен А.Пластов исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Ирек Нуртдинов бәяләде.

“Уникенче ел рәттән уздырылучы бәйге популярлыгын һич тә югалтмый. Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя бара. Төрле милләт балаларында зур кызыксыну уяткан конкурска халыкара статус бирергә мөмкин”,- диде Ирек Нуртдинов.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайны бөек рус әдибе Александр Пушкинга тиңләде.

“Аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, дөньяның төрле кыйтгаларында өйрәнелә”,- диде мохтарият җитәкчесе.

Ульяновскиның 55 нче һәм 57 нче мәктәпләре укучылары, автономия рәисенең сүзләрен дәлилләп, Тукай шигырьләрен татар, чуваш, немец, инглиз, рус телендә яңгыраттылар.

Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова бәйгедә осталыкларын сынаучы балаларның бөек әдибебез иҗатын тагын да тирәнтенрәк өйрәнүләрен ассызыклап үтте.

“Бер ай дәвамында 120 гаиләдә Тукай исеме яңгырады, шигырьләре өйрәнелде, татар халкының яраткан әкият геройлары – Су анасы, Шүрәле, Акбай белән малай, Кәҗә белән малай сурәтләре рәсемгә төшерелде”,- диде танылган педагог.

Туган тел бәйрәменә конкурста җиңү бәхетенә ирешкән балалар чакырулы иде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәртәбәле жюри барлык рәсемнәрне дә уңай бәяләде. Тереньга районы Скугареевка мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Шамил Гасановның рәсеме иң яхшысы дип табылды.

“Тукай әсәрләрен кечкенәдән яратып укыйм. Аның әкиятләре алдамаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә”,- ди Шамил.

Татар мәдәният үзәге мөдире Рамилә Сафина “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” конкурсында катнашучы балаларга һәм аларның педагогларына рәхмәт сүзләре ирештерде.

Рузия ХӘЛИМОВА.