Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә

Ульяновскиның А.В.Варламов исемендәге сәнгать йортында “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә” төбәк конкурсының чираттагы этабы узды. Ульяновск өлкәсенең җиде үрнәк гаиләсе үзләренең гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр.

Әлеге бәйгедә Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылыннан Рәмис Хөсәин улы белән Зөлфия Ислам кызы Сафаргалиевлар гаиләсе катнашты.

Бар яктан да үрнәк булырлык Сафаргалиевлар гаиләсе 1993 елның 20 августында барлыкка килә. Бәхетле пар менә утыз елга якын инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Рәмис Хөсәин улы – чын авыл кешесе, кем әйтмешли, җитмеш төрле һөнәр иясе. Ул техника белән шөгыльләнергә ярата, үз куллары белән буралар куя, мунчалар сала, йортын һәм каралты-курасын яңарта. Зөлфия Ислам кызы авыл китапханәсе мөдире булып эшли. Ул авылда беренчеләрдән булып компьютер белән интернетны үзләштерә. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт һәм мөмкинлек таба, клуб мөдиренә массакүләм мәдәни чаралар әзерләргә һәм үткәрергә ярдәм итә. Ә өендә телеңне йотарлык тәмле милли ризыклар пешерә, тегә һәм чигә, күз явыңны алырлык матур чәчәкләр үстерә. Авыл китапханәсендә татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге музее ачып җибәргән.

Сафаргалиевлар дус-тату яшәп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Алинә мәктәптә укыган вакытта ук авылда оештырылган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Күп санлы конкурслар һәм олимпиадаларда үзенең сәләтен күрсәтеп, призлы урыннар ала, бүләкләр һәм дипломнарга лаек табыла. Кече кызлары Рузалина – балачактан инвалид. Ул якын кешеләренең күңел һәм җан җылысын, кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен тоеп яши. Рузалина шулай ук төрле конкурслар һәм чаралардан беркайчан да читтә калмый. Ул – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Үз йолдызыңны кабыз” конкурсы һәм “Туган ягым, сиңа сокланам” фоторәсемнәр бәйгесе призеры.

Сафаргалиевлар гаиләсе татар халкының күркәм милли һәм дини традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калып үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә зур эш башкара. Алар яшь татар гаиләләре өчен үрнәк булып тора.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.