Сабантуй якынлаша

Өлкәбе татарларның зур бәйрәменә әзерләнүен тәмамлый

17 һәм 18 июньдә төбәгебез инде дүртенче тапкыр федераль Сабантуй бәйрәмен кабул итәргә җыена. Аның үзәк мәйданчыклары итеп Ульяновск ипподромы белән Җиңү паркы билгеләнде. Бәйрәм чаралары шулай ук Димитровградта һәм өлкә районнарында да үтәр дип көтелә.

24 майда өлкә Хөкүмәте йортында оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Губернатор Алексей Русских үзенең чыгышында барысы да югары дәрәҗәдә узарга тиешлеген ассызыклады, Татарстан вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм күршеләрчә дус яшәү мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген билгеләп үтте.

Традиция буенча Бөтенроссия Сабан туенда 30 меңгә якын кунак катнаша. Ульяновск өлкәсендә дә шуннан ким булмас, диләр.

“Бәйрәмгә әзерләнү юнәлешендә без финишка якынлашабыз һәм ахыргача хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне чишү өчен һәр көнне, һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Барлык министрлыклар белән ведомстволарга җаваплылык зоналары билгеләнгән. Сабантуй программасының проекты әзер, кирәге чыкса, аңа үзгәрешләр кертеләчәк”,- диде Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев әйтүенчә, Ульяновск Сабан туе югары дәрәҗәдә оештыру дисциплинасы белән аерылып тора.

“Хәзер генә әле без Сабантуй узачак урыннарда булып кайттык. Парк һәм ипподром территориясе күз алдында үзгәрә, юллар һәм тротуарлар салына. Бәйрәмнән соң әлеге мәйданчыклар җирле туризмны үстерү максатында файдаланылачак”,- диде ул.

Ат чабышлары белән милли татар көрәшен тамаша кылырга теләүчеләр аеруча күп булыр дип көтелә. Әлеге ярышларда Россиянең егерме регионыннан йөздән артык спортчы көч сынашырга җыена. Иң яхшы, оста көрәшчеләр грамоталар белән кыйммәтле бүләкләр алачак, ә мәйдан батырына Татарстан Республикасының төп призын – “Лада Гранта” автомобилен тапшырырга җыеналар. Моннан тыш, программада балалар өчен спорт ярышлары оештыру каралган. Шунысын аеруча ассызыклап үтәсе килә, барлык сәүдә нокталары да “хәләл-френдли” режимында эшләячәк, ягъни алкогольле эчемлекләр һәм дуңгыз итеннән эшләнгән ризыклар сату тыела.

Бәйрәмне үткәрү концепциясендә агымдагы елның ике мөһим вакыйгасы – Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм беренче татар китабының 300 еллыгы чагылыш табачак.

“Делегатларны онлайн рәвештә теркәү башланды инде. Хәзер аларны каршы алу, озатып йөрү, транспорт белән тәэмин итү, кунакханәләргә урнаштыру мәсьәләләре хәл ителә. ХХII нче Федераль Сабан туеның сайты булдырылып, анда бәйрәм программасы, катнашучылар белән кунаклар өчен кирәкле булган мәгълүмат урнаштырылды”,- диде Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов.

Ульяновск шәһәре башлыгы Дмитрий Вавилин ышандыруынча, ипподром территориясен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә, ә Җиңү паркында ремонт 65 процентка башкарылган. Ипподромная урамындагы юлны ремонтлау тәмамланып килә, машиналар парковкасы өчен аны өч полосага кадәр киңәйтәләр. Сабантуй көннәрендә якын-тирәдә барлыгы 700гә якын парковка урыны булачак.

“Ике конюшня салу эшләре дәвам итә, үзәк трибунада төп эшләр башкарылды инде, яңа йөгерү юлы булдырыла. Барлык подрядчылар да ремонт һәм төзекләндерү эшләрен 5 июньгә кадәр төгәлләргә тиеш”,- дип ассызыклады мэр.

Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова хәбәр итүенчә, бәйрәмнең мәдәни программасы әзер, пролог белән концерт чыгышларына репитицияләр бара. Волонтерлар җыю турында игълан ителде, йөзгә якын кеше әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итәчәк, диде министр.

Ульяновск өлкәсе 2023 елда федераль Сабантуйны үткәрү хокукын Кузбасска тапшырачак.