Минсәет Тазетдинов призына турнир

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тимергали улы Тазетдинов призына традицион 33 нче турнир гөрләп узды.

Ирекле көрәш буенча турнирда Чувашстан, Татарстан һәм Мари Эль республикалары, Ульяновск өлкәсе командалары катнашты. Пәһлеваннарны шәрәфле кунаклар - Чувашстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары О.В.Мешков, В.М.Антонов һәм С.П.Семенов сәламләде. Алар турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, спорт өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән данлыклы милләттәшебез Минсәет Тазетдиновка яшь буын көрәшчеләрне әзерләүдә уңышлар теләделәр. Ә Минсәет Тимергали улы турнирның спонсорларына - Ф.Ш.Аюпов, Ә.М.Маликов, А.А.Шараев, Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе җитәкчесе М.И.Хисамов, М.Я.Арифуллин, А.В.Федоров, Ф.Н.Якупов, Ю.В.Федоров белән И.Ф.Билаловка рәхмәт сүзләрен юллады.

“Иң оста көрәшчеләребез җиңүче исеменә лаек булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды”,- ди Минсәет Тазетдинов.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.