Идел Болгарстанында Ислам динен ирекле кабул итүгә 1100 ел

Җомга вәгазе

Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен ирекле һәм рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын (ай календаре буенча) без беренче тапкыр 1989 елда билгеләп үткән идек. Әлеге чарада дөньяның 28 дәүләтеннән килгән делегацияләр катнашты. Безнең җирлектә Ислам дине сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) исән вакытта ук кабул ителә башлый. Һиҗри ел исәбе буенча тугызынчы елны ул үзенең өч сәхабәсен Идел елгасы буйларына җибәрә һәм алар Шәһри Болгарга килеп җитә. Алар ярдәмендә Идел Болгарстаны ханы һәм аның ярдәмчеләре Аллаһы Тәгаләнең хак вә пакь динен үз итәләр. Шуннан соң өч йөз ел узып, халыкның яртысыннан артыгы Ислам кушканча яши башлагач, болгарлар Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итәргә теләк белдерә.

Хәлиф Әль-Мөктәдир Билләһ кушуы буенча, алты мең кешедән торган зур делегация килеп төшә. 922 елның 16 маенда (һиҗри буенча 310 елның 16 нчы мөхәррәме) корылтай (зур киңәшмә) уздырганнан соң, Болгарда Ислам динен ирекле рәвештә кабул итү турында игълан ителә. 66 ел үткәч, Киевта православие динен кабул итү турында игълан итәләр. Бу динне аңлау, рухилыкка төшенү чоры була. Бик күп халыклар зур дәүләтләр мисалында диннең милләтләргә һәм илләргә үз рольләрен аңларга ярдәм итүен күрәләр. Болгарлар Ислам дөньясының бер өлешенә әверелә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре Дагестан якларына барып җиткәч, Төньяк Кавказда да шундый ук процесслар күзәтелә. Дагестан, Шәһри Болгар һәм Урта Азия – безнең илдә Ислам дине таралган үзәкләр.

Аннары Шәһри Болгар дәүләт башкаласыннан кечкенә генә шәһәрчеккә әйләнә. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев 1989 елдан бирле ел саен “Изге Болгар шөкер җыены” үткәрелеп килгән борынгы дини һәм рухи үзәкне яңартып җибәрү максатында әйтеп бетергесез зур көч һәм тырышлык куйды.

Хәзер Шәһри Болгарга мәктәп укучылары һәм вуз студентлары, Россия төбәкләре һәм чит илләр туристлары экскурсиягә килеп йөри. Борынгы Болгар архитектура һәйкәлләрен торгызу буенча дәүләт программасына керә. Дөнья күләмендә глобализация процесслары актив рәвештә барган шартларда яшь буын вәкилләре үз илебез тарихын белсен һәм милли тамырларын саклап кала алсын өчен аларга борынгы болгарларга бәйле истәлекләрне тапшырып калдыру бурычы тора. Һәр халык үзенең тарихын, үзенең телен, үзенең мәдәниятен белергә тиеш. Менә шушы рухи кыйммәтләр безгә бергә һәм бердәм булырга, тынычлык һәм татулыкны ныгытырга һәм саклап калырга ярдәм итә. Әгәр шушы юлдан барсак, безгә бернинди глобализация дә куркыныч яный алмаячак.

“Безнең ил мөселманнары, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда яшәүче дин кардәшләребез дә борынгы, шанлы вә данлы тарихка ия,- ди Баш мөфтиебез Тәлгать Таҗетдин. – Безнең ерак ата-бабаларыбыз Ислам динен һиҗри ел исәбе буенча 9 нчы елны Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сәхабәләреннән турыдан-туры кабул итәләр. Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре бөек Идел елгасы буйларында беренче мөселман дәүләте булдыру миссиясе – бурычы белән килгән була. Ундүрт гасырдан артык Коръәни-Кәрим кушканча яшәүчеләрнең үзләренә генә хас булган традицияләре барлыкка килде. Шәһри Болгарда ел саен үткәрелгән мәртәбәле чара – “Изге Болгар шөкер җыены” Россия мөселманнарының үз мәдәни-рухи юнәлеше булуы турында ачык сөйли”.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.