Тукайның якын дусты

Танылган журналист Вафа Бахтияров Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туып үскән.

Бахтияров Вафа (Әхмәтвафа) Гали улы (1881 елның 9 декабрендә Саратов губернасының Хвалын өязе Зимница авылында дөньяга килә) - журналист.

Зимница авылында мәдрәсәне тәмамлап, Казан шәһәренең данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә.

Күренекле шәхесләр - Габдулла Тукай белән Фатих Әмирханның якын дусты һәм фикердәше. Октябрь инкыйлабына кадәр “Әль-Ислах” комитеты эшчәнлегендә актив катнаша.

Көн кадагына туры китереп язылган бик күп мәкаләләр авторы. Үзенең язмаларында мөселман дини мәктәпләрен реформалау һәм аларны демократлаштыру мәсьәләләрен күтәрә.

1909 елдан Казанның “Аят мәктәбе”ндә мөгаллим булып эшли. 1950 нче елларда эшче яшьләр мәктәбендә яшь буынга белем бирә.

1960 елда Казан шәһәрендә фани дөньядан бакыйлыкка күчә.

 

Вафа Бахтияров, Казан, 1908 ел