Гает көнен ничек үткәрергә?

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаhy аләйhи вә сәлләм), аның гаиләсенә hәм сәхабәләренә салаватларыбыз hәм сәлaмнәребез булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебездә мөселман кеше Ураза гаетен - мөбарәк Рамазан бәйрәмен ничек, ни рәвешле үткәрергә тиеш булуы турында аңлатырбыз.

Безгә изге Рамазан аен - олы рәхмәтләргә ирешү hәм гөнаhларыбыз гафу ителү аен биргән өчен Аллаhы Тәгаләгә шөкерләребез булсын.

Изге вә мөбарәк Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаhy аләйhи вә сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Аллаhы Тәгалә Рамазан айлары арасында эшләгән гөнаhларны (кечкенә гөнahларны) гафу итәр» (Сәхих Бохари).

Әлхәмдүлилләhи шөкер, 2 майда Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына hәм рәхмәтенә ирешү, әҗер-савап алу нияте белән 30 көн дәвамында ураза тоткан кешеләрнең калебләре, йөрәкләре йөмшара, сафлана, алар ачлыктан интегүчеләрнең hәм мескеннәрнең, мохтаҗларның хәлен аңлыйлар. Чөнки адәм баласы ачлыкны бары тик үзе татып кына мохтаҗ кешенең хәлен аңлый ала.

Теләсә нинди эшнең да уңай нәтиҗәсе булырга тиешлеген барыбыз да яхшы белә. Изге Рамазан аеның төп нәтиҗәсе hәм билгесе - ул фитыр cәдакасыдыр.

Фитыр сәдакасы динебез буенча кирәкле, ягъни ваҗиб сәдака булып санала. Ул зәкяттә өлеше булганнарга, ягъни фәкыйрьләргә hәм мохтаҗларга, ниндидер сәбәпләр аркасында өйләренә кайта алмаучыларга, бурычлары булганнарга hәм Аллаhы Тәгалә юлында булучыларга (мөгаллимнәргә hәм шәкертләргә) бирелә.

Нисабы (450 000 сум күләмендә) булганнар өчен фитыр сәдакасы (hәр кешедән 150 сум) бирү ваҗиб гамәл булып исәпләнә. Ә инде нисабы 450 000 сумнан күбрәк булган кешеләр үзләре hәм гаилә әгъзалары (балигъ булмаган балалары) өчен бәйрәм намазына кадәр 1100шәр cум тапшырырга тиеш.

Фитыр сәдакасын бирүнең бөтен хикмәте hәм мәгънәсе мохтаҗ кешеләргә дә авыз ачуның тәмен hәм шатлыгын тою мөмкинлеге тудырудан гыйбарәт. Шуңа күрә гает намазына кадәр фитыр сәдакасын бирергә ашыгыгыз!

Фитыр сәдакасын бирүнең икенче хикмәте - ул Рамазан аенда кылган хата-кимчелекләребезне бетерер, ин шә Аллаh.

Авыз ачу кичен гыйбaдәт кылып үткәрергә кирәк, чөнки Рәсүлебез (сaлләллаhү аләйhи вә сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Барча йөрәкләр үлгәндә авыз ачу hәм корбан ае кичләрен гыйбaдәт кылып үткәрүченең йөрәге үлмәячәк» (Сәхих Бохари).

Шулай ук гает көнне иртәнге намазны җәмәгать белән укырга, фарыз намазга кадәр Коръәни-Кәримне укып, тәсбих тартырга кирәк.

Гает көнне Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) сөннәте буенча госел алырга, өскә чиста кием кияргә, миск кулланырга, барысы белән дә мәрхәмәтле булып, мәчеткә бер юлдан барырга hәм икенче юл белән кайтырга кирәк. Бу гамәлнең хикмәте - мөмкин кадәр күбрәк кешене бәйрәмебез белән котлау мөмкинлеге туа.

Ураза бәйрәме уңаеннан кардәшләребезгә шундый нәсыйхәт бирәсебез килә. Әти-әниләрегезне, хатыннарыгызны, бала-оныкларыгызны, туганнарыгызны бүләкләр белән шатландырыгыз. Аларда бәйрәмебездән бары тик яхшы истәлекләр генә калсын, Рамазан бәйрәме булуын белсеннәр hәм киләсе елның Рамазан аен зарыгып көтеп алсыннар.

Әгәр әти-әниләрегез бакый дөньяга күчкән булса, каберләрен зиярәт кылырга тырышыгыз hәм Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укып, Аллаhы Тәгаләдән аларның гөнаhларын гафу итүен hәм рәхмәтен бирүен догалар кылып сорагыз.

Аллаhы Тәгаләдән шушы изге hәм мөбарәк Рамазан аенда барча мөселманнарны да гафу итүен, ярлыкавын һәм рәхмәтен яудыруын сорыйбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.