Рамазан аенда иманыбызны ныгытыйк!

Җомга вәгазе

Бүгенге хотбәбез Рамазан аенда иманны ныгыту мөмкинлекләре турында булачак.

Изге вә мөбарәк Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулана, ә изгелекләр өчен әҗер-савапларны Аллаһы Тәгалә арттырып бирә. Һичшиксез, елның иң бәрәкәтле вакыты – ул Рамазан ае. Күп еллар буе Ислам дине кушканча гамәл кылып яшәгән кешеләр өчен дә, Исламның матурлыгын күрә генә башлаган һәм әлегә күрә алмаган кешеләр өчен дә Рамазан ае иманны терелтү, яңартып җибәрү, камилләштерү ае булып тора. Рамазан ае - барлык иманлы кешеләрнең дә тормышын яхшы якка үзгәртер өчен күркәм вакыт. Рамазан аен иң матур ураза ае хисләре белән тәмамларга һәм үзегезне камилләштерергә теләсәгез, рухи көчне һәм иманны терелтү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге (генә дә) күкләр белән җир (арасы) булган җәннәткә (керергә) омтылыгыз ки, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән” (“Әлү Имран”, 133).

Бу мөбарәк айдан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калу һәм аны ахырына кадәр тагын да бәрәкәтлерәк итеп үткәрү өчен берничә киңәш бирәбез:

  1. Күп итеп догалар кылыгыз

Аллаһы Тәгалә бәрәкәт биреп, изгелекләрне кабул итсен өчен күбрәк дога кылыгыз. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре Рамазан аена ирешү өчен 6 ай буе дога кылган, аннары Рамазаннан соң уразаның һәм изге гамәлләрнең кабуллыгын сорап 6 ай дога кылганнар. Гамәлләрнең кабуллыгы аларның күплегеннән мөһимрәк бит.

  1. Акылга таянып карар кылыгыз

Рамазан аенда үзегезне яхшы якка үзгәртергә ниятләнегез. Начар гадәтләрдән котылып, күркәм холыкка ирешү максаты куегыз. Билгеләнгән тәртип буенча ике яки өч күркәм сыйфатка ирешергә тырышыгыз. Һәм Рамазанның әхлакны төзәтү ае булуы турында да онытмагыз.

  1. Вакытны юкка сарыф итә торган нәрсәләрдән баш тартыгыз

Рамазан аенда телевизордан сериаллар караудан һәм социаль челтәрләргә керүдән тыелыгыз. Рамазан – ураза ае һәм дога кылу вакыты булуын исегездә тотыгыз. Кыйммәтле вакытыгызны, бигрәк тә изге айның соңгы ун көнен, кибетләр һәм базарларда йөреп уздырмагыз. Рамазан аена алдан ук әзерләнергә тырышыгыз. Чөнки мөселманның иң күркәм сыйфатларыннан берсе - дөнья һәм Ахирәт өчен файдасы булмаган нәрсәләрдән читләшү, баш тарту.

  1. Көч-куәтегезне – энергиягезне урынлы файдаланыгыз

Туйганчы йоклагыз һәм әйбәтләп, рәхәтләнеп ял итегез. Сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен туклану мәсьәләсенә игътибар бирегез. Әгәр мөмкинлек булса, көне буе ял итегез. Шул рәвешле көчегезне төнге һәм тәравих намазлары уку өчен саклап кала алачаксыз. Көч-дәртне саклап калуның иң яхшы ысулы – Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) юлыннан бару.

  1. Туклану мәсьәләсенә игътибар итегез

Сәхәрдә ашарга тырышыгыз, чөнки анда Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте бар. Әгәр бөтенләй ашыйсыгыз һәм эчәсегез килмәсә, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтенә туры китереп, бер хөрмә булса да ашап куегыз. Ә бәрәкәт исә көне буе игелекле эш-гамәлләр кылу өчен көч сарыф итүдән гыйбарәт. Галимнәр һәм табиблар сәхәр вакытында хөрмә, бал, кыргый дөге, бәрәңге, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, йомырка һәм йогурт ашарга киңәш итәләр. Ифтар – авыз ачу вакытында чаманы белеп тукланыгыз, артыгын ашамагыз.

  1. Телегезне тыегыз

Кешеләр белән оршышмаска, гайбәт сөйләмәскә, бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Әгәр ураза тотучы ялган сүзләрдән һәм гамәлләрдән тыелмаса, Аллаһы аның ач һәм сусыз торуына мохтаҗ түгел” (Бохари). Шулай ук гайбәт сөйләү ураза тоткан өчен тиешле әҗер-савапны юкка чыгаруын да онытмагыз. Буш вакытыгызны Аллаһы Тәгаләне зикер кылып, Коръәни-Кәрим китабын һәм догалар укып үткәрегез.

  1. Рамазан мохите

Өй-йортларыгызда Рамазан мохите – шатлык-куаныч мохите булдырыгыз. Әгәр балаларыгыз булса, моңа аеруча игътибар итегез. Мәчеткә йөрергә мөмкинлегегез булмаса, балаларыгыз белән бергә намазлар һәм Коръән укый аласыз. Сабыйларга ураза тотуның әһәмияте, кирәклеге турында һәрдаим аңлатып торырга кирәк. Рамазан аенда тышкы дошманыбыз – шайтан богауда булуы сәбәпле, бу айда үгет-нәсыйхәтләр аеруча нәтиҗәле булачак.

  1. Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр кылудан туктамагыз

Изге Рамазан ае тәмамланганнан соң, изгелекләр кылудан читләшергә һәм моңа кадәр булган яшәү рәвешенә кире кайтырга мөмкин, дип уйлау дөрес булмас. Рамазан ае безгә изге һәм игелекле эш-гамәлләр кылу өчен вакытыбыз һәм көчебез җитәрлек булуын ачыктан-ачык аңлата. Аллаһы Тәгалә тоткан уразагызны һәм кылган гамәлләрегезне кабул итүен аңлау өчен тәкъвалыкның югары дәрәҗәсен Рамазан ае тәмамлангач та сакларга кирәк. Хәер, төп максатыбыз шуннан гыйбарәт тә инде.

Әгәр без мәктәпне тәмамлау кичәсенә, туебыз мәҗлесенә яки балабыз тууына әзерләнгән кебек үк, Рамазан аена да бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куеп әзерләнсәк, үзебез өчен күпме файда, әҗер-савап алыр идек. Әлеге истәлекле мизгелләр бу дөньяда шатлык-сөенеч, куаныч китерсә, изге вә мөбарәк Рамазан ае бакый дөньябыз, Ахирәт тормышыбыз өчен әйтеп бетергесез зур шатлык-куанычлар әзерли. Раббыбыз вәгъдә иткән җәннәтләргә керү һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешү мөмкинлеген кулыбыздан ычкындырмыйк, җәмәгать!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.