Мәчетебез советлар заманында да ябылмады

19 нчы гасыр ахырында – 1884 елда җирле татар сәүдәгәрләре ярдәмендә төзелгән мәчетебез советлар заманында да ябылмый.

Сакускайда зур янгын – пожар чыгып, авылыбыз мәчете тулысынча янып бетә. Шуннан соң авыл халкы яңа мәчет төзергә ниятли. Якуб бай мәчетне үз йорты янына салдырырга теләве турында белдерә. Халык аның тәкъдиме белән килешми. Мәчет бай кешенең бусагасы төбендә булырга тиеш, дип уйлыйсыңмы әллә, диләр сәүдәгәргә. Яңа мәчетне үз урынына салабыз, ди халык. Шулай итеп, 1884 елда Сакускайда мәчет сафка бастырыла. Авыбызда барлыгы өч мәчет була, шуларның икесе дингә каршы көрәш алып барган елларда ябыла, ә өченчесе бүген дә эшләп тора. Аллаһыга мең шөкер, ул бер көнгә түгел, хәтта бер намазга да ябылмады.

Унтугызынчы гасыр ахырында төзелгән манаралы мәчет Ульяновск өлкә администрациясе башлыгының 1999 елның 29 июлендә дөнья күргән 959 нчы боерыгы нигезендә ачыкланган мәдәни мирас объетлары исемлегенә керә.

Архив мәгълүматларына караганда, мөселман гыйбадәтханәсе 19 нчы гасыр ахырында – 1884 елда җирле татар сәүдәгәрләре башлангычы белән салына. Агач бурадан эшләнгән Аллаһы йорты таш фундаментта басып тора. Шунысы аеруча игътибарга лаек – ул бер тапкыр да үзгәртелмичә, төзелгән килеш саклана.

Сакускай мәчете - үзенчәлекле гыйбадәтханә, ул Ульяновск өлкәсендә советлар чорында да ябылмаган бердәнбер мәчет. 1946 елның 1 июлендә мәчетебез бинасы Ульяновск өлкәсе хезмәт ияләре депутатлар Советының Башкарма комитеты тарафыннан Сакускай авылының мөселман дини оешмасы карамагына тапшырыла.

Авылыбызда дин үсешенә зур өлеш керткән күренекле дин әһеле – Сабирҗан хәзрәт Абделмән улы Абдульмяновның тормыш һәм хезмәт юлы белән дә таныштырып үтәсем килә.

Сабирҗан хәзрәт 1879 елда Сакускай авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Кече яшьтән үк гыйлемгә омтыла. Барыш районы Зөя Башы авылының данлыклы фабрикант Акчуриннар мәдрәсәсенә укырга керә һәм җиде ел шунда белем ала. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, туган авылына әйләнеп кайта һәм гомерен динебезгә хезмәткә багышларга ниятли. Үзәк мәчеттә мөәзин булып хезмәт итә. Аннары авыл халкы үзен мулла итеп билгели. Ул авылда иҗтимагый тормышны җанландыру максатында да бик күп көч куя. Сабирҗан хәзрәт 60 елдан артык авылыбыз мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара.

Дәүләт дингә каршы сәясәт алып барып, мәчет-мәдрәсәләр һәм чиркәүләрне җимергән, дин әһелләрен сөргенгә, лагерьларга озаткан чорда ул авылыбызның үзәк мәчетен яптырмыйча, саклап калу бәхетенә ирешә. Утызынча елларда авылда өч мәчет була, шуларның икесе бөтенләйгә ябыла. Имам-хатыйб Сабирҗан хәзрәтне өеннән куып чыгаралар. Ул үзенең гаиләсе белән әлегә кадәр буш торган йортка кереп урнаша. Авыл куштаннары хәзрәтебезне аннан куып чыгарырга да озак сорап тормыйлар. Күпне күргән, күпне кичергән, язмышның ачысын җитәрлек татыган хәзрәт буш мунчаларда көн күрергә мәҗбүр була. Ә аның үз куллары белән салган өендә медпунт ачып җибәрәләр, шулай ук бер өлешен укытучыларга квартира итеп бирәләр, мәктәп укучыларына хезмәт дәресләре үткәрү өчен верстаклар китереп куялар. Динисламга, иманына тугрылык саклавы, тәкъвалы булуы, грамоталы рәвештә эш итүе нәтиҗәсендә, ул бик тә катлаулы ситуациядә дә, бер көн дә калдырмыйча, мәчеттә биш вакыт намазны укыта, вәгазьләре аркылы халыкны саф вә пакь динебезгә өнди.

Күренекле дин әһеле Сабирҗан хәзрәт Абдульмянов 1971 елда фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Ул Уразовка – Сакускай авылы зиратында җирләнгән. Без – бүгенге буын мөселманнар, хәзрәтебезне догадан калдырмыйбыз.

Сәид ДИАРОВ,

Сакускай авылы.