27/28 апрель (26/27 рамазан) – Кадер кичәсе

Җомга вәгазе

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез Кадер кичәсен эзләп табарга тырышу кирәклеге һәм бу кичәнең фазыйләтләре турында булачак.

Һәрнәрсә арасында яхшырак, матуррак һәм өстенрәк дәрәҗәдә булганы бар. Пәйгамбәрләр арасында иң өстене - безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.), китаплар арасында ин олуг дәрәҗәгә ия булган китап - Коръәни-Кәрим, көннәрнең ин олугы - җомга көнебез, айлар арасында иң зур дәрәҗәдә Рамазан-шәриф аебыз, төннәр арасында - Кадер кичәбез.

Аллаһы Раббыбыз Кадер кичәсенең өстенлеген безнең өммәтебезгә аңлатыр өчен “Кадер” сүрәсен иңдергән. Бу сүрәнең мәгънәсендә болай дип әйтелә: “Хак сүз ки, без моны (Коръәни-Кәримне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең (шул бөек) фазыйләтен сиңа белдергән нәрсә ни булыр? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Шул кичәдә Фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил (а.с.) Раббысының рөхсәте белән бер эш өчен җиргә иңәр. Ул кичә таң атканчыга кадәр тыныч булыр”.

Бу кичне Рәсүлүллаһка (с.а.в.с.) Пәйгамбәрлек вазыйфасы бирелә һәм “Аләк” сүрәсенең беренче биш аяте дә бу кичне иңдерелә.

Кадер сүзе кодрәт дигән мәгънәне аңлата. Аның икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичне фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да күбрәк әҗер алачак. Рәсүлебез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар».

Кадер кичәсенең кайбер галәмәтләре: бу кич нурлы булыр, артык салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас, таң атканчыга кадәр тыныч булыр.

Үткән җомгаларыбызда Рамазан аеның Коръән ае булуы турында сөйләгән идек. "Кадер" сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә Коръәннең Кадер кичәсендә иңдерелүе турында безгә хәбәр итә. Димәк, Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуы шөбһәсез.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) өммәтенең уртача гомере 60 ел белән 70 ел арасында булачагын белгәч, бездән алда яшәгән өммәтләр кылган гыйбадәтләрне безнең өммәтебез кыла алмас, алар ирешкән дәрәҗәләргә ирешә алмас, дип бик кайгыра. Аллаһы Тәгалә Рәсүле Әкрамның (с.а.в.с.) күңелен күтәрер өчен мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсен бүләк итә. Мең айны елларга әйләндерсәк, 83 ел һәм 4 айга туры килә. Шуңа күрә галимнәр, Кадер кичәсен чын күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен гыйбадәт кылып үткәрүче кешегә эчендә Кадер кичәсе булмаган 83 ел буе гыйбадәт кылып үткәргән әҗер-савап бирелер, дип әйтәләр.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдис-шәрифендә Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун төнендә эзләргә куша. Башка бер хәдистә болай дип әйтелгән: “Рамазан аеның соңгы ун төненең так саннарында эзләгез”.

Әнәс ибн Мәлик хәзрәтләре риваять иткәнчә, Рамазан ае кергәч, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) менә шул сүзләрне әйткән: “Дөреслектә, бу мөбарәк айга кердек, бу ай эчендә мең айдан хәерлерәк бер кичә бар. Бу кичәдән мәхрүм булган кеше яхшылыкларның бөтенесеннән мәхрүм булыр. Бу кичәдә гыйбадәт кылудан һәм изгелек эшләүдән насыйпсыз гына читтә калыр”.

Аишә (р.а.) болай дип риваять иткән: “Әй, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), әгәр Кадер кичәсен туры китерсәм, ничек дога кылыйм, дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с): “Әй, Аллаһым, чынлыкта, син Гафу итүчесең, Юмартсың, гафу итүне сөясең, мине гафу ит”,- дип дога кылырга кушты, дигән”.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.