Чардаклы белән Ишеевкага йомышлы татарлар нигез салган

Ишеевка - Ульяновск өлкәсе Ульяновск районының район үзәге. Ишеевка географик яктан бик тә уңай, отышлы урында урнашкан. Губерна үзәгенә барып җитү өчен нибары 16 чакрым юл үтәсе. Үзәкнең якында гына булуы продукцияне уңышлы сату һәм чималны аз чыгымнар белән кайтарту мөмкинлеге тудыра. Ишеевкага 1625 елда нигез салынган, дигән мәгълүматлар бар. Архив документларында нәкъ менә шушы елны “кенәз Ишеев сотнясының йомышлы татарлары” телгә алына. Һәм яңа чукындырылган йомышлы татар Ишей Барашевич Кудабердеев яки аның бер улы исеме белән җирлекне Ишеевка дип атыйлар.

* * *

Чардаклы - шәһәр тибындагы бистә. Чардаклы атамасы барлыкка килүенә карата берничә версия бар. Әлеге җирлеккә Саранск өязеннән чыккан йомышлы татарлар нигез салган, дигән риваять яши. Заманында Саранск өязе дә кергән Пенза губернасында Зур Чардак һәм Кече Чардак дип аталган торак пунктлар булган. “Чардак” (“чердак”) сүзе төрки телдән тәрҗемәдә чарлак, чорма дигән мәгънәне аңлата.

Икенче версия менә мондый. Бистәгә нигез салучылар, камыш һәм башка сазлык үсемлекләре үсеп утырган күл буена килеп урнашкач, суда бик күп акчарлаклар йөзеп йөрүен күреп, үзләре яшәячәк җирлекне “Акчарлак” дип атаганнар. Тора-бара әлеге атама кыскара һәм “Чардаклы” дип үзгәрә.