“Биш нәрсә килгәнче биш нигъмәтнең кадерен бел”

Җомга вәгазе

“Бөтен галәмнәрне үз ирадәсе белән юктан бар итеп тәрбия кылучы, чиксез нигъмәтләрен бүләк итеп, рәхмәте белән безне мөселманнардан кылучы булган  Аллаһы Тәгаләгә бетмәс-төкәнмәс хәмед-сәнә һәм мактауларыбыз булсын. Кешелеккә бөтен яктан үрнәк булып, ике җиһанда да күркәм бәхет юлларын өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.а.в.с.)  хәер-сәлам һәм догаларыбыз булсын.

Хөрмәтле җәмәгать! Аллаһының безгә биргән нигъмәтләре санап бетергесез күп. Ул нигъмәтләрне күрергә тырышып, алар өчен Раббыбызга шөкер кылып, канәгать булып яшәргә бурычлыбыз. Бүгенге вәгазебез биш нигъмәтнең кадерен белү кирәклеге турында булыр, ин шәә Аллаһ.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Биш нәрсә килгәнче биш нигъмәтнең кадерен бел: картлык килгәнче яшьлекнең кадерен бел, хасталык килгәнче саулыкның кадерен бел, фәкыйрьлек килгәнче байлыкның кадерен бел, эш вакыты килгәнче буш вакытның кадерен бел, үлем килгәнче гомернең кадерен бел”.

Яшьлек, саулык, байлык, буш вакыт һәм гомер безгә Аллаһы тарафыннан әманәт буларак бирелде. Бу нигъмәтләр өчен Аллаһы каршында хисап булачагын онытмыйк, җәмәгать.

Картлык килгәнче яшьлекнең кадерен бел

Яшьлектә күбрәк изгелекләр кылырга мөмкинлек бар һәм гыйбадәтләрнең савабы да  күбрәк була. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) безне нәрсәгә өнди? Ул яшь вакытта ук Аллаһыны танып, аның әмерләренә буйсынып яшәргә куша. Яшьлеген Аллаһка гыйбадәт кылуда уздырган кешегә җәннәт вәгъдә ителүен белдерә. Картлыкта Исламга һәм изге гамәлгә килүчеләргә әҗерләрен Аллаһы үзе бирүче. Бүген, әле вакыты җитмәгән, картайгач, диндә булырмын, намазга басармын, дип фани дөньяга алданып яшәүчеләр аз түгел. Һәрвакыт мең төрле сәбәп табып була, кардәшләр, ләкин яшьлек һәм гомернең мәңгелек булмавын онытмыйк! Яшь вакытта Аллаһының барлыгын һәм берлеген белә торып, яшьлекнең иң яхшы вакытында Аңа гыйбадәт кылмыйча, гомере буе Ул биргән ризыкларны ашап-эчеп, нигъмәтләрен кулланып, картайгач кына Тәрбиячегә кайту дөрес һәм гадел булырмы соң? Әлбәттә, юк!

Хасталык килгәнче саулыкның кадерен бел

Саулык - бу дөньяның иң зур байлыгы. Без күрәбез, ишетәбез, аягыбызда йөрибез, кулларыбыз белән тотабыз – болар барысы да безгә Аллаһының рәхмәте белән генә бирелә. Тәннәребезне Аллаһы Тәгалә безгә әманәт итеп вакытлыча кулланырга биргән. Шуңа күрә саулыкны саклап, аны изгелектә кулланырга һәм аның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез.

Фәкыйрьлек килгәнче байлыкның кадерен бел

Аллаһы Тәгалә кайбер бәндәләрен дөнья байлыгы белән сыный. Ул байлык белән Аллаһы юлында изге эшләр эшләп, юмартлык күрсәтеп була. “Юмартлар беренче булып җәннәткә керә”, – дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.). Бу нигъмәтнең дә кадерен белик, җәмәгать. Күп кешедә мондый форсат юк бит. Өммәтебездә мал җыеп, Аллаһы юлында сарыф кылмыйча, зәкят бирмичә дөньядан үткән мөселманнар да күп. Аллаһы Тәгалә алардан малларын кайда һәм ничек сарыф итүләре турында сораса, ничек җавап бирерләр икән? Байларның малында фәкыйрьләрнең хаклары – өлеше бар. Байлыкның кадере шөкер итү һәм малны мохтаҗларга тарату белән беленер. Галимнәр болай дип әйтә: “Изге юлда малларын сарыф кылмаган бай кешеләрнең бу дөньяда да күңелләре тыныч булмас – кайгырып һәм куркып торырлар. Һәм Аллаһы каршында хисап бирергә кирәк булган мәңгелек ахирәт тормышында да кайгы-хәсрәт күрерләр”.

Эш вакыты килгәнче буш вакытның кадерен бел

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Кешеләрнең күбесе ике нигъмәтнең кадерен белмәс: саулык һәм буш вакыт”, – дип әйткән. Имам Әгъзам (р.а.): “Иң зур бәла - вакытны бушка уздыру”,- дигән. Бүген бер урында утырып, бер нәрсә дә эшләмичә яшәп булмый. Эшлибез, укыйбыз, өйдәге эшләр белән шөгыльләнәбез. Буш вакытыбыз булса, телефон, компьютер, телевизор янына йөгерәбез. Кызганычка каршы, бүген бу нәрсәләр вакытны әрәм итү юлларыннан санала. Нигә буш вакытыбызны дөньяда һәм ахирәттә безне бәхетле итә торган эш-гамәлләргә багышламыйбыз соң? Коръән уку, зикер кылу, гөнаһлардан үкенеп тәүбә итү, каза һәм нәфилә намазларын уку, динебезне өйрәнү кебек мөһим нәрсәләр гомеребезнең мәгънәсе булып тора. Гыйбадәт кылмыйча узган вакытның кадере һәм бәрәкәте булмый. Шуңа күрә вакытның кадерен белик, җәмәгать!

Үлем килгәнче гомернең кадерен бел

Аллаһы безне ана карыны аша бу дөньяга китерде, җир карыны аша мәңгелеккә китәчәкбез. Бу дөньяда без Аллаһының кунаклары булып әҗәл килгәнче яшибез. Кызганычка каршы, үлем турында күп вакытта онытабыз, хәтта аның турында ишетәсебез дә, уйлыйсыбыз да килми. Ләкин үлем һәм мәңгелек ахирәт турында уйламыйча, тормышның кадерен белеп булмый, җәмәгать. Бу гомернең чиге бар. Беркем дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Күп вакыт Раббыбыз кушкан эшләрне үтәүне соңга калдырып барабыз. Мәсәлән, 40 яшь тулгач яки картайгач тәүбә кылырмын, мәчеткә йөри башлармын, намазга басармын, дип әйтәбез. Хәтта кайбер 60 яшьлек картларның, әле вакыты җитмәгән, дип әйтүләре гаҗәпләндерә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Соңга калдыручылар һәлак булды”, - дип әйткән.

Һәрбер эшнең, гамәл-гыйбадәтнең үз вакыты бар. Хөрмәтле кардәшләр, без нәрсә көтәбез? Вакыт күптән җиткән инде! Тагын күпме көтәргә җыенасыз? Бүген без исән, тере, ә иртәгә Аллаһы каршына кайтырга мөмкинбез... Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) гомернең кадерен белеп, вакытны бушка уздырмыйча яшәргә кушкан.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.