Ислам дине һәм хатын-кыз

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (c.a.в.с.), аның гаиләсенә hәм сәхабәләренә салаватларыбыз hәм сәлaмнәребез булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебез Ислам динендә хатын-кызларның урыны hәм роле турында булачак.

Хәзерге вакытта хак вә пакь динебез турында төрле сүзләр чыкканда hәм бәхәсләр куерганда, Ислам дине хатын-кызларның хокукларын чикли, хакларын үтәми, аларны кыерсыта, дигән фикерләр, ягъни гаепләүләр еш яңгырый.

Һәрберебез шуны белергә hәм исендә тотарга тиеш: Ислам дине - ул Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән канундыр.

Шуңа күрә, хөрмәтле җәмәгать, әгәр кемнeң дә булса,  Ислам дине кешенең, шул исәптән хатын-кызларның хокукларын чикли, дигән сүзләрне ишетсәгез, моңа hич тә ышанмагыз, бу фикернең хакыйкатьтән ерак торуын, ялган булуын белегез. Аллаhы Тәгалә hәрчак гаделдер, аның дине беркемнең дә хокукларын бозмас, чикләмәс. Шулай ук Аллаhы  Раббыбызның дине hәрбер кеше, хәтта кечкенә балалар да аңлый алырлык диндер. Шунлыктан, динебезгә карата барлык гаепләүләр дә урынсыз, мәгънәсездер.

Мәгълүм булганча, барча мөселманнар өчен дә изге cаналган Коръәни-Кәримдә 114 сүрә бар. Алар арасында «Хатын-кызлар» сүрәсе иң зур сүрәләрнең берсе булып исәпләнә. Аллаhы Тәгалә әлеге сүрәдә гүзәл затларыбыз - хатын-кызларның ролен hәм урынын ачык итеп күрсәтә. Менә шушы Коръән китабы иман китергән кешеләргә теләсә кайсы заманда да хатын-кызларның хокуклары турында искә төшереп тора. Иманлы ир-атлар шуны онытмасыннар иде: Коръән китабында “Ирләр” дигән сүрә юк, ә менә “Мәрьям” сүрәсе бар hәм анда да сүз хатын-кызларыбыз турында бара.

Ир-атлар гомер буе хатын-кызларны саклыйлар, аларның хокукларын яклыйлар. Кыз баланы әтисе белән абыйсы карый, кияүгә чыккач, бөтен мәшәкатьләр иренең җилкәсенә төшә. Ә ул уңган хуҗабикә сыйфатында өйне җыештырып тәртиптә тотарга, аш-су әзерләргә, балаларын карарга тиеш була.

Кыз бала тугач, гаиләгә тынычлык, бәрәкәт иңә hәм Аллаhы Тәгаләнең ярдәме килә. Аллаhы Раббыбызның Рәсүле үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Өй хуҗаларына тынычлык килер. Аннары фәрештәләр яңа гына туган кыз баланы канатлары белән капларлар, башыннан сыйпарлар hәм: “Менә нинди көчсез hәм зәгыйфь бит ул, hәм зәгыйфь тәннән чыккан. Әгәр аны әтисе үcтерсә, Аллаhы Тәгаләдән Кыямәт көненә кадәр ярдәм булыр» (Әт-Тәбәрани).

Кызларын иманлы итеп тәрбияләп үстергән ата-ананың җәһәннәм утыннан качу hәм җәннәткә керү мөмкинлеге бар. Барча мөэминнәрнең анасы Гайшәдән (р.г.) болай дип тапшырыла. Ул урамда бер хатынны очрата hәм аңа өч хөрмә җимеше бирә. Әлеге хатын ике кызына берәр хөрмә биреп, өченчесен үзенә калдыра. Әни кеше ашый башлагач, бер кызы тагын сорый, шуннан соң газиз ана үзе ашамыйча, бер хөрмәне кызларына тигез итеп бүлеп бирә. Гайшә (р.г.) бу хәл турында Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) кайтып сөйли hәм аңардан шундый сүзләрне ишетә: «Хакыйкатьтә, Аллаhы Тәгалә бу хатынга җәннәткә керергә гарантия бирер hәм җәhәннәм газабыннан саклар» (Сәхих Мөслим).

Хатын - иманлы иренең яртысыдыр. Пәйгамбәребезнең (c.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелгән: «Кемгә Аллаhы Тәгалә изге хатын бирә, ул кешегә иманының яртысын табaрга ярдәм итә. Шул кеше иманының икенче яртысын тәкъвалык итсен» (Әль-Хәким).

Хатын кеше әни булу бәхетенә ирешә. Ә җәннәт ананың аяк астындадыр. Чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): «Җәннәт әниләрегезнең аяк астындадыр»,- дип әйткән. Монда сүз аларның аяклары астындагы җирне үбү кирәклеге турында бармый, ә газиз әниләребезне хөрмәтләү hәм аларга бөтен эшләрдә дә ярдәм итү кирәклеге хакында әйтелгән.

Динебездә щулай ук ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр иң яхшы үрнәктә күрсәтелә, чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: «Кемнең холкы (нрав) яхшы булса, аның иманы камиллеккә (совершенство) якын булыр. Ә сезнең арагызда иң яхшысы, кем хатыны белән иң яхшы мөнәсәбәттә» (Мөснәд Әхмәд).

Ислам динендә хатын-кызның дәрәҗәсе искиткеч югары, аның турында бер вәгазьдә генә аңлатып бирүе мөмкин дә түгел. Әмма гүзәл затларыбызның нинди югары дәрәҗәдә булуын hәрберебез аңлагандыр инде, мөгаен.

Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) кадәрге чорда җир йөзендә нинди аяныч хәл булуы турында Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: «Берәр кешенең кызы тугач, аның йөзе карала hәм күңелсезләнеп кызара башлый иде. Шундый күңелсезлек аркасында ул кешеләрдән качып йөри hәм, бу кыз белән нәрсә эшләргә инде, калдырыргамы, әллә илтеп җир астына күмәргәме, дип уйлый. Аларның эшләре шул хәтле начар булды» («Ән-Нәхль» сүрәсе, 58-59 нче аятьләр).

Әлеге аятьтән без Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) кадәрге чорда hәм ул килгәч хатын-кызларның нинди хәлдә булуын ачык күрәбез.

Аллаhы Тәгалә безгә ныклы иман бирсен hәм әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апаларыбызга hәм барлык гyзәл затларга карата иң яхшы мөнәсәбәттә булырга насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.