Изге Рамазан ае якынлаша

Җомга вәгазе

Рамазан аебыз якынлашып килә, шуңа күрә бүгенге хотбәдә шушы мөбарәк, изге айга ничек әзерләнергә кирәклеге турында аңлатып үтәрбез.

Ахирәт бәхете турында уйлаган һәрбер мөселман өчен Рамазан ае рухи һәм әхлакый үсеш вакыты булып санала. Ураза тоту нәфесне тәрбия кылырга ярдәм итә. Рамазан ае башланыр алдыннан без шушы вакытны ничек файдалы итеп үткәрү турында кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез (салләЛлааһү галәйһис-сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Рамазан ае башланганда күк капкалары ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар чылбырларга богаулана” (Бохари). Димәк, теләгән кешегә Рамазан аенда изгелекләр кылу күпкә җиңелрәк була. Кызганычка каршы, күбесе бу бәрәкәтле вакытның кадерен белми.

Пәйгамбәребез (салләЛлааһү галәйһис-сәлләм) болай дип әйткән: “Адәм баласының һәрбер изгелеге арта, яхшылыгы иң кимендә унга тапкырлана һәм җиде йөзгә кадәр артырга мөмкин”. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Уразадан башка, чөнки ураза минем өчен тотыла һәм савабын Үзем бирермен, чөнки кеше үзенең теләкләреннән һәм ризыктан минем өчен тыела!”– дип әйтә. “Ураза тотучыны ике шатлык көтә: берсе - ифтар вакытында, икенчесе – Аллаһының матурлыгын күргәндә. Һәм ураза тотучының авызыннан чыккан тәмле ис Аллаһы каршында миск исеннән дә тәмлерәк” (Мөслим).

2 апрель иртәсендә, Аллаһы насыйп итсә, фарыз кылынган уразаның беренче көне була. Кайберләрдә, ни өчен бу дата алдан ук билгеләнгән, ай әле күренмәде бит, дигән ялгыш сорау туарга мөмкин. Бу очракта Пәйгамбәребезнең (салләЛлааһү галәйһис-сәлләм) уразаны илең белән бергә башларга һәм тәмамларга кирәк булуы турында мәшһүр хәдисен искә төшерү урынлы булыр. “Уразаны бөтенесе белән бергә тотарга, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бөтенесе белән бергә бәйрәм итәргә кирәк”,- диелә хәдистә. (Тирмизи, 697, Ибн Мәҗә, 1660). Имам Әбү Гыйсә әт-Тирмизи бу хәдиснең сәхих булуын раслаган.

Әлеге хәдиснең мәгънәсеннән аңлашылганча, мөселманга һәрвакыт җәмәгать белән бергә булырга кирәк. Ураза һәм бәйрәм вакытына карата дәүләтләр арасында ихтилаф килеп чыкканда, һәрвакыт шушы хәдисне кулланганнар. Ягъни һәрбер мөселман уразаны үз иленең халкы белән бергә тотарга тиеш.

Бүген кайбер мөселманнар, башка дәүләтләргә, бигрәк тә Согуд Гарәбстанына карап хөкем итәргә кирәк, дип саный. Без ул илне бик тә яратабыз һәм олылыйбыз, чөнки анда хаҗ урыны, изге җирләр, нурлы мәчетләр урнашкан.  Ләкин бу шәригать кануннарына туры килми, чөнки сәхабәләр беркайчан да күрше дәүләтләрдән киңәш сорап эш итмәгән. Шамда яшәүчеләрнең җомга көнне уразага керүе турында хәбәр алгач, Ибн Аббәс (Аллаһы аңардан разый булсын): “Без яңа айны шимбә көнне генә күрдек. Һәм ураза тотуны яңа ай күргәнче, ягъни утыз көн дәвам итәчәкбез”,- дип әйткән. Шулай итеп, Ибн Аббәс (Аллаһы аңардан разый булсын) Шамда яшәүчеләр белән килешүне кирәк дип санамаган, чөнки Шам белән Мәдинә арасы ерак. Димәк, Ибн Аббәс (Аллаһы аңардан разый булсын) фикерен исәпкә алып, уразаны үз илең җәмәгате белән бергә башларга һәм тәмамларга кирәк, дип санаган галимнәр безнең өчен күркәм үрнәк булып тора.

Шулай ук Рамазан ае турында берничә хәдисне искә төшереп үтик: “Ураза – ул калкан (щит), ураза тотучы кеше әдәпсез эшләрдән саклансын, наданнар кебек кыланмасын, әгәр кем дә булса аның белән бәхәскә керә яки мыскыл итә башласа, ике тапкыр, мин ураза тотам, дип әйтсен” (Бохари). Мин ураза тотам, дип әйтүе җиңел, әмма мөһим булган бу сүзләрне әйтә белергә, ягъни уразаны ихлас күңелдән тотарга кирәк.

“Ураза һәм Коръәни-Кәрим Кыямәт көнендә мөселманга шәфәгать кылырлар. Ураза: “Йа, Раббым! Мин бу бәндәңне көннәр буе аш-судан мәхрүм иттем, аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит!”- дип әйтер. Ә Коръәни-Кәрим болай дип әйтер: “Йа, Раббым! Мин төннәр буе йокыдан мәхрүм иттем, аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит!” Һәм аларның шәфәгатьләре кабул булыр” (Әхмәд). Шуңа күрә без Рамазан аенда көндез ураза тотабыз, ә кичләрен Коръәни-Кәримне хәтем кылырга тырышабыз.

“Ураза тотучыны ифтар вакытында ашаткан кешегә ураза тотучыга бирелгән кебек савап бирелер һәм ураза тотучының савабы һич тә кимемәс” (Тирмизи). Рамазан аенда сине кемдер ашатканны көтеп торма, үзең дә авыз ачтыру эшләрен оештыруда катнашырга ашык. Әгәр зур ифтар үткәрә алмасаң, волонтер буларак ярдәм кулы суз, бу хезмәт тә хәдискә туры килә. Яки үз туганнарыңны гына булса да өеңә чакырып авыз ачтыр. Хәтта ураза тотучы кешегә бер хөрмә бирсәң дә, савап эшлисең, чөнки бу гамәл хәдискә туры килә.

“Ялган ант итүдән, әдәпсезлек кылудан һәм шуның ише начар нәрсәләрдән ваз кичмәгән кешенең ашау-эчүдән тыелып торуына Аллаһы мохтаҗ түгел” (Ибн Мәҗә). Бу хәдис Рамазан аеның төп мәгънәсен, асылын аңлата, чөнки начар сыйфатларны төзәтү - һәрбер кешенең иң мөһим вазыйфасы.

Мөселман өммәтенә изге Рамазан аен каршы алу мөмкинлеге бирүче Аллаһы Раббыбызга чиксез мактауларыбыз булсын! Шушы айның фазыйләтен аңлаган һәрбер кеше аны игътибарсыз калдырмас. Аллаһы Тәгалә бу айда сораучыларга, теләк теләүчеләргә җавап бирә һәм догаларны кабул итә. Тәүбә белән истигъфар кылучыларның гөнаһлары кичерелә. Коръәни-Кәримне укучыларга изгелекләр күп тапкыр арттырып языла. Бары тик белмәгән, аңламаган һәм аңларга тырышмаган кеше генә Аллаһының шушы нигъмәтен игътибарсыз калдырырга мөмкин.

Аллаһыдан Рамазан-шәриф аена исән-сау керергә һәм Үзенең ризалыгына лаеклы булган рәвештә җиңеллек белән уздырырга насыйп итүен сорыйбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.