Рәҗәб ае – изге вә мөбарәк айларның берсе

Җомга вәгазе

Кадерле мөэмин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез бер-бер артлы килгән өч мөбарәк ай, аерым алганда, аларның беренчесе булган Рәҗәб ае турында булыр.

Рәҗәб һәм Шәгъбан – Рамазан ае турында безгә алдан хәбәр итүче айлар. Шушы ике мөбәрәк ай узганнан соң изге Рамазанга керәбез. Бу айларда без бөтен тырышлыгыбызны куеп Рамазанга әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Рәҗәб – Аллаһының ае, Шәгъбан – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае”. Шулай бервакыт берсе Пәйгамбәребездән (с.а.в.): «Йә, РәсүлүЛлаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһы ае соң ул?”– дип сораган. РәсүлүЛлаһ (с.а.в.) аңа болай дип аңлаткан: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгүләр, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә барлык пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнан коткарган”.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку күркәм гадәтләрдән санала.

Бөтен галәмнәрне бердәнбер юктан бар итүче булган Аллаһы Раббыбызның яраткан барлыкларыннан берсе дә сәбәпсез һәм хикмәтсез генә яратылмаган. Бөтен барлыклар арасында иң матур һәм иң камил булган адәм баласының да яратылуы сәбәпсез һәм хикмәтсез түгелдер. Кешенең яратылуы сәбәбе, хикмәте һәм максаты, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә иман китерү һәм чын кол булып яшәргә тырышудан гыйбарәт. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Дөреслектә дә, Без кешеләрне һәм җеннәрне Үзебезгә гыйбадәт кылсыннар һәм коллык итсеннәр өчен генә яраттык” (“Зарият” сүрәсе, 56 нчы аять). Янә «Мүльк» сүрәсенең 2 нче аятендә болай әйтелгән: “Аллаһ, кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен, үлемне һәм яшәешне бар итте”. Гыйбадәт кылу өчен яратылган һәм имтихан узу өчен җир йөзенә җибәрелгән адәм балаларына бирелгән гомер аермалыдыр. Беренче атабыз Адәм (а.с.) бу фани дөньяда бер мең ел яшәгән. Нух (а.с.) һәм Идрис (а.с.) шулай ук мең елга якын гомер иткәннәр. Башка өммәтләр дә йөзләгән ел яшәгән. Безнең өммәтебезгә яшәү өчен бирелгән вакыт исә башка пәйгамбәрләр һәм өммәтләргә билгеләнгән заман белән чагыштыра алмаслык дәрәҗәдә аздыр. Шулай булгач, безгә кадәр яшәгән өммәтләр ирешкән дәрәҗәгә безнең өммәтебез ирешә алмас инде дигән уй туарга мөмкин. Ләкин ул алай түгел, Аллаһы Раббыбызның мәрхәмәте чиксез булганга, безнең өммәтебезгә кайбер айларда кылган гыйбадәт һәм изгелекләр өчен әҗер-савапларын берничә тапкыр арттырып бирә. Хәрәм айларның берсе булган Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез йөзгә тапкырлана, Рамазан аенда кылган гыйбадәтләр өчен әҗер-саваплар меңгә тапкырланып бирелә. Рәҗәб ае хакында Пәйгамбәребез (с.а.в.) болай дип әйткән: “Рәҗәб – Аллаһының аедыр, Шәгъбан – минем аем, Рамазан ае – өммәтемнең аедыр”. Рәҗәб ае Аллаһының ае булганга, Раббыбыз бу айда бернинди кавемне дә һәлак итмәгән. Рәҗәб аеның башында мөбарәк Рәгаиб кичәсе килә, ахырында исә Мигъраҗ кичәсе бар. Башка хәдистә болай дип әйтелгән: “Дөреслектә дә, җәннәттә бер елга бар. Ул Рәҗәб елгасы дип атала. Сөттән тагын да аграк, балдан тагын да татлырак. Кем Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешегә бу елгадан су эчәргә насыйп итәр”. Тагын бер хәдистә болай әйтелгән: “Пәйгамбәребез (с.а.в.) болай әйтә: “Мигъраҗ кичәсендә елга күрдем, аның суы балдан татлырак, кардан салкынрак, мисктән тагын да хуш ислерәк. Җәбраилдән (а.с.): “Кемнәр өчен бу елга?”- дип сорадым. Җәбраил (а.с.): “Рәҗәб аенда Сиңа салаватлар әйтүчеләр өчен”,- дип җавап бирде. Рәсүле Әкрам (с.а.в.) Рәҗәб аенда шул доганы бик еш укыган: “Аллаһүммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгбәнә вә бәллигнәә Рамазан”. - “Әй, Аллаһым, безнең өчен Рәҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбарәк кыл һәм Рамазан аена сау-сәламәт җитәргә насыйп ит”.

Аллаһы Раббыбыз барчабызга да Рәҗәб аен тагын да күбрәк изгелекләр кылып, хәдисләрдә киңәш ителгән намазларны укып, уразалар тотып үткәрергә насыйп әйләсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.