Татар мәдәнияте белән таныштырабыз

Карсун районында ел саен Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы үткәрелә. Әлеге чарада “Белоснежка” балалар бакчасы коллективы да актив катнаша.

Татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ачу тантанасында тәкъдим ителгән презентация аркылы балалар татар халкының күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары, өй күренеше, милли костюм тарихы, халык һөнәрчелеге һәм фольклоры, татар халык ашлары белән таныштылар. Методик кабинетта, тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәреслекләр һәм әсбаплар почмагы әзерләнгән иде. Һәр группада китаплар, көнкүреш һәм бизәнү әйберләре, милли киемнәр күргәзмәсе оештырылды. Безнең балалар бакчасында “Идел буе халыклары” дип исемләнгән мини-музей эшләп килә, ул сабыйларга гыйлем һәм рухи-эстетик тәрбия бирү бурычы куя. Балалар белән музей-педагогик эшчәнлекнең максаты, билгеле күләмдә сыйфатлы мәгълүмат җиткерү белән генә чикләнмичә, иҗади активлыкка җәлеп итүдән дә гыйбарәт. Айлык барышында малайлар һәм кызлар татар фольклорының кече жанрлары, халык зирәклеген чагылдыру формасы буларак, әйтемнәр һәм мәкальләр, татар халык әкиятләре белән таныштылар. Балалар шулай ук бик теләп, рәхәтләнеп татар орнаменты бизәкләрен буядылар, аппликацияләр ясадылар.

Безнең балалар бакчасы педагоглары тарафыннан сабыйларның гаиләләре, ата-аналар белән бергәләп эшләү буенча бай тәҗрибә тупланган. Һәр гаиләнең үз яшәү рәвеше, дәрәҗәсе, милли традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары бар һәм халык алар ярдәмендә үзен, рухи мәдәниятен, характерын һәм психологиясен, буыннар бәйләнешен күрсәтә. Халыкның бөтен этикасы туганлык, кардәшлек хисләренә нигезләнгән гаилә әхлагына кайтып кала. Буыннар бәйләнеше, фамилиянең - нәсел-ыруның дәрәҗәсе, ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү шул рәвешле саклана. Нәкъ менә ата-аналар ярдәменә таянып, милли мәдәниятне саклап калып үстерергә, төбәгебез тарихын өйрәнергә мөмкин. Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә халык мәдәнияте нигезләрен тагын да нәтиҗәлерәк үзләштерү өчен, педагоглар һәм әти-әниләрнең иҗади көчләрен һәм тырышлыгын берләштереп, уңай шартлар тудырырга кирәк.

Халык сәнгате һәм традицияләре белән якыннан танышу, милли бәйрәмнәрдә катнашу сабыйны рухи яктан баета, аңарда Туган илебез белән горурлык хисе тәрбияли, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уята.

Лилия МУСТЯКИМОВА,

Карсунның 6 нчы санлы “Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе.