Ислам динендә вакыф мәсьәләсе

Җомга вәгазе

Бүгенге хотбәбездә вакыф темасына тукталып үтәрбез. Вакыф – ул дәүләт яки шәхси зат тарафыннан дини һәм хәйрия эшләренә бирелгән күчемсез милек. Ул килешү төзү, мәсәлән, сату-алу, алмаштыру турында сүз куешу хокукы бирмичә, рөхсәт ителгән максатларда куллану өчен тапшырылган һәм файдаланганда кимеми торган милек булып санала.

Вакыф – Коръән таләпләренә һәм сөннәткә нигезләнеп, шәригать кануннары буенча расланган һәм таләп ителгән нәрсә.

Вакыфны "мәңгелек сәдака" дип аңларга мөмкин. Ул ике төрле була: җәмгыяви һәм хосусый, ягъни шәхси. Хосусый вакыфны бирүченең нәселе һәм варислары да куллана ала. Ә җәмгыяви вакыфны барлык кешеләрнең дә кулланырга хакы бар. Әлеге вакыфтан зәкят бирелми. Имам ән-Нәвәви болай дип әйткән: “Барча кешеләр куллану өчен җыелган малдан, мәсәлән, мескеннәр, мәчетләр файдасына яки ятимнәргә тапшырылган малдан зәкят бирелми. Бу мәсьәлә буенча галимнәр арасында ихтиляф – фикер төрлелеге юк, чөнки ул малның билгеле бер хуҗасы юк”. Һәрбер кеше вакыфка әйбер тапшыра алмый.

Иң яхшы изгелек – үз малыңны изге юлда куллану, мәчет-мәдрәсәләр төзү, мохтаҗларга сәдака тарату, гыйлем алучы шәкертләргә ярдәм итү, үлгәннән соң да мөселманнарга файда китерә торган нәрсәне вакыф итеп калдыру.  

Кеше гомере буе изгелек эшләп, әҗер-савап җыярга һәм Аллаһының ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә мөмкин. Әмма үлгәннән соң да хуҗасына файда китереп, изгелекләрен арттыра торган гамәлләр дә бар. Әбү  Һүрәйрәдән (р.а.) болай дип риваять ителгән: “Кеше үлгәннән соң гамәлләре туктый, бары тик өч гамәле өчен әҗер-савап язылып бара: сәдака-и җария – кешеләр файдасына калдырган изгелек (мәчет-мәдрәсәләр, юллар, күперләр салдыру, кое казыту), кешеләр файдалана торган гыйлем; Аллаһы Тәгаләгә дога кылучы изге бала” (Бохари, Мөслим, Әбү Дәуд, Тирмизи).

Әнәстән (р.а.) риваять ителгән башка хәдистә Пәйгамбәребез (салләллаһү аләйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: “Үлгәннән соң җиде нәрсә дәвамлы буларак Аллаһының колына әҗер-савап китереп торыр: башкаларга өйрәтеп калдырган гыйлеме; салып калдырган су юлы; казыган коесы; утырткан агачы; төзегән мәчете; мирас итеп калдырган Коръән күчермәсе (копия); Раббыбыздан ата-анасының гөнаһларын кичерүен сорап дога кылучы баласы” (Байһакый, Әл-Баззар).

Малны яки мәчетне мөселманнар файдасына вакыф сыйфатында тапшырып калдыру бу дөньяда һәм Ахирәттә әҗер-сәвапка ирешүнең ачык үрнәге булып тора.

Кайбер мөселманнар, вакыф ул Пәйгамбәребез (салләллаһү аләйһи вә сәлләм) заманында булган, ә бүгенге көндә инде актуаль түгел, дип санаса да, мөселман илләрендә вакыф институты шактый үсеш алган. Мисыр, Катар, Иордания кебек мөселман дәүләтләрендә вакыф (ярдәм итү) министрлыклары эшләп килә. Хәйриячеләр тарафыннан бирелгән сәдака акчасы төрле ихтыяҗларга бүленә, шул исәптән ярлыларга һәм ятимнәргә, мәгариф оешмаларына һәм дини үзәкләргә ярдәм күрсәтелә. Болар барысы да бай мөселманнарның үзләреннән соң яхшы эз калдырырга һәм тапкан малларын бу дөнья ихтыяҗлары һәм мәңгелек Ахирәт шатлыгы өчен куллану теләге белән бәйле.

Кайбер кешеләр мөселманнарның яхшы эшләре турында төрле сүзләр таратып, өммәтебез арасында фетнә чыгара.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Шундый бер (зур) сынаудан куркыгыз ки, ул арагыздан золым эшләгән, гаделсезлек кылган кешеләргә генә килмәячәк. Белегез, Аллаһының газабы бик каты” (“Әль-Әнфәл”, 25 нче аять). Мөселманнар арасында фетнәләр килеп чыгуына сәбәпләр булмасын өчен кеше хакын хаклау белән бергә Аллаһының хакын үтәргә кирәк.

“Кеше хакын үтәмәгән кеше Аллаһы хакын үтәмәгән булыр”. Моңардан саклану өчен иң ышанычлы ысулларның берсе - Ислам җәмгыятендә әгъза булу. Һәрбер мөселман үз мәхәлләсенең актив әгъзасы булырга омтылырга тиеш. Мөэмин-мөселманнар җәмәгать эшләрендә бердәм булып төрле адашуларга каршы тора ала. Мәхәлләдән аерылган кешенең бөтенләй адашып китүе ихтимал. Пәйгамбәребез (салләллаһү аләйһи вә сәлләм) мөселманнарны болай дип өндәгән: "Җәмәгатькә ябышыгыз, чөнки Аллаһы Тәгаләнең кулы (кодрәте) җәмгыять өстендә, һәм кем аннан читкә китсә, тәмугка якынлашачак" (Имам Тирмизи).

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Ульяновск шәһәренең берничә мәчете Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вакыфына күчерелде. Бу эш күп еллар буе мөселманнарга гыйбадәт кылырга һәм үзләренең вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәргә һич тә комачауламый. Вакыф, чынлыкта, шайтани максатлары булган кешеләрнең зарар китерүеннән саклап калырга мөмкин.

Аллаһы Тәгалә барыбызны да адашулардан һәм шәйтан вәсвәсәләреннән сакласын!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.