«Ватанны ярату - иманнандыр»

Җомга вәгазе

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбездә Туган илебезне, газиз Ватаныбызны ихлас күңелдән ярату кирәклеге турында аңлатырбыз.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әйт (Ий, Мөхәммәд): “Әгәр Аллаhны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаhы сезне сөяр hәм гөнаhларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаh юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы hәм рәхимле”.

Әгәр гөнаhларыбызның гафу ителүен hәм Аллаhы Тәгаләнең безне яратуын теләсәк, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтенә иярергә тиешбез.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә: “Ватанны ярату - иманнандыр”,- дип әйткән. Ләкин кайвакыт бу хәдис турында, ул уйлап чыгарылган сүзләр генә, ягъни бу хәдис белән гамәл кылырга ярамый, дип әйтүчеләр очрый. Шуны белегез, кардәшләр, болай сөйләүчеләр туган җиребезне, газиз Ватаныбызны ярату, аңа карата олы мәхәббәт хисен безнең күңел түрләребездән сызып ташларга тырышалар.

Туган җиребезне ярату кирәклеге турында Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә hәм ислам галимнәренең хезмәтләрендә безнең өчен бик күп дәлилләр очрый. Мүтәкки Хинди (р.а.) хәзрәтләре «Кәнзүл Үммәл» дип исемләнгән китабында Асыль әл-Гүзәли (р.а.) турында менә нинди гыйбрәтле, тарихи хәлгә аңлатма бирә. Бер көнне Асыль (р.а.) Мәккә шәһәреннән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә hәм сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңардан туган шәһәре турында сорашырга керешә. Асыль (р.а.) Мәккә шәһәре турында сөйли башлагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Тукта, тукта, Асыль! Күңелемә тынычланырга бир”,- дип әйтә.

Безнең гомер юлыбызда төрле хәлләр була. Кайчак бер җирдән икенче урынга күчеп китәргә туры килә. Туып үскән җиребездән нинди генә сәбәпләр аркасында күчеп китсәк тә, ул урынны, ягъни туган ягыбызны онытмаска, яратырга тиешбез. Туган җиребездә безнең белән бергә яшәүче кешеләр hәм тугaннарыбыз өчен, шулай ук әрвахларның рухларын шатландырып дога кылырга тырышырга кирәк. Аллаhы Тәгалә дин кардәшләребезгә туры юлга басарга, мәчет hәм мәдрәсәләргә илтүче сукмакны табарга насыйп итсен.

РәсүлүЛлаhка (с.а.в.с.) кырык яшь тулгач, аңа Пәйгамбәрлек вазыйфасы бирелә. Ул гомеренең 13 елын - Мәккә-Мөкәррәмәдә, 10 елын Мәдинә шәһәрендә үткәрә. Мәккәдә уздырган еллары ифрат та авыр була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бик күп кайгы-хәсрәт hәм авырлыклар, сынаулар күрә. Әти-әнисе, бабасы, абыйсы, сөекле хатыны, балалары бу шәһәрдә вафат булa. Болардан башка да бик күп кыенлыклар күрә. Шуңа да карамастан, ул Мәккә шәһәрен бик нык ярата. Мәккә турында болай дип әйткән сүзләре риваять ителә: “Ва, Аллаhы! Әй, Мәккә, бөтен җир йөзендә синнән дә хәерлерәк җир юктыр! Аллаhның җирләре арасында минем өчен син иң сөйкемлесе! Ва, Аллаhы, әгәр халкым мәҗбүр итмәсә, мин сине калдырып китмәс идем!”

Имам Бохариның Әнәс ибн Мәликтән (р.а.) риваять иткән хәдисе-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәфәрдән кайтканда, Мәдинә шәһәренең диварлары күренгәч, шәһәргә тизрәк барып җитәр өчен hәрвакыт дөясен куалый башлый, чөнки ул Мәдинәне ярата иде”.

Имам Ибн Хаҗәр Аскаләни (р.а.) хәзрәтләре сәхих Бохариның шәрхе булган «Фәтхүл Бәри»дә болай дип әйткән: “Бу хәдисе-шәриф Мәдинә шәһәренең өстенлеген күрсәтә hәм шулай ук яшәгән җирне яратырга рөхсәт ителүе турында аңлата”. Сәхих Бохариның икенче шәрхе булган «Үмдәт үль Кәри» исемле китапта шундый ук сүзләр әйтелгән.

Аллаhы Тәгалә безне туган җиребездә, ата-бабаларыбыз туфрагында, үзебезнең Туган илебездә яшәү өчен барлыкка китергән. Кайда гына яшәсәк тe, безнең өчен шул җир иң хәерлесе, кадерле, без бу җирдә көн күрүче кешеләргә кирәк.

Туган җиребез имин булсын, илебезне дошманнар яулап алмасын өчен без аны бик нык яратырга тиеш. Али (р.а.) болай дип әйткән: “Aнда яшәүче халыклар яратканга күрә, бөек дәүләтләр чәчәк аталар”.

Аллаhы Тәгалә күңелләребезне газиз Ватаныбызга карата олы мәхәббәт хисе белән тулыландырсын. Туган илебезне дошманнардан саклап, сугыш кырларында һәлак булган мөселман кардәшләребезгә шәһит дәрәҗәсенә ирешергә насыйп итсен.

Россия - төрле милләт вәкилләре көн күргән уртак Ватаныбыз. Алар төрле дин кешеләре дә бит әле. Православие hәм башка дин вәкилләре белән беррәттән, мөселманнар да Туган илебезне сакларга hәм якларга тиеш. Чөнки Ватанны саклау - Россиядә яшәүче hәр гражданинның конституцион бурычы ул. Ватаныбызны саклау юлы белән без динебезне, үз гаиләләребезне, шушы җирдә яшәү өчен хокукыбызны яклыйбыз.

Россия халкы - тынычлык яратучы халык. Әмма тарих сәхифәләреннән күренгәнчә, элек заманнарда кайбер дәүләтләр җитәкчеләре корал белән безнең илебезне үзләренә буйсындырырга омтылып караганнар. Ләкин безгә бәреп керүчеләр hәрвакытта да җиңелүгә дучар булган. Төрле дин вәкилләре hәрчак кулга-кул тотышып, иңгә-иң куеп, газиз Ватан өчен сугышка барганнар. Каты бәрелеш вакытында православие дине вәкиле мөселман кешесен дошман пулясыннан ышыклап калган, ә мөселман яраланган яhүдне сугыш кырыннан алып чыккан. Шуңа да Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүне барыбыз да бергәләп бәйрәм итәбез.

Безнең көннәрдә дә төрле милләттән hәм дини карашта булган Россия хәрбиләре, илебез эчендә hәм аннан читтә иң төп куркынычка - терроризмга каршы сугышып, Ватаныбызны саклыйлар. Радикаль идеологиялeр тарафдарлары, дини тәгълиматларга ышыкланып, бер гаепсез кешеләрнең гомеренә кул сузалар, кешелек дөньясына каршы җинаять кылалар. Бу кешеләрнең исламга hәм башка традицион диннәргә бернинди мөнәсәбәте дә юк. Алар - шайтан үргән үрмәкүч эченә эләгеп адашучылар, диннән читләшүчеләр.

Россия hәрвакытта да үзенең бердәмлеге белән көчле булды. Чөнки безнең илдә яшәүче барча милләтләр рус халкы белән берлектә теләсә нинди куркынычларга да каршы тора ала. Россия Федерациясе - уртак йортыбыз, аның бердәмлеген hәм көч-куәтен саклауны ата-бабаларыбыз безгә васыять итеп калдырганнар.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.