Телебезне сакласак, халкыбыз яшәр

Иске Кулаткы районында сигез мәктәп эшләп килә, аларның барысында да татар теле һәм әдәбияты атнасына ике мәртәбә аерым предмет буларак керә.

Туган ягыбыз Иске Кулаткы – уникаль, үзенчәлекле район, мондагы халыкның 96%ын татарлар тәшкил итә. Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр, Якуб Ханбиков кебек галимнәр, Мөнир Якупов кебек җырчылар һәм башка күренекле шәхесләр канат ныгыткан як ул.

Иске Кулаткы җирендә хәтта торгынлык заманында да ана теле югалмый, ә үзгәртеп кору чорында канатларын турайтып, сафлана һәм яңа көч белән күңелләрдә тибә башлый. Халкыбызның традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте үсеш ала. 1930 елдан бирле өзлексез рәвештә татар телендә “Күмәк көч” газетасы чыгып килә. Районыбызда ел саен «Туган ягым - мәхәббәтем минем» үзешчән сәнгать осталары фестивале, «Түгәрәк уен» фольклор фестивале, «Көзге моңнар», «Авыл егете», «Авыл кызы», “Таң йолдызы” конкурслары һәм Сабантуй бәйрәме үткәрелә.

Районыбызда сигез мәктәп эшләп килә, аларның барысында да татар теле һәм әдәбияты атнасына ике мәртәбә аерым предмет буларак укытыла. Без Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Казанда, үз өлкәбездә оештырылган конкурсларда, олимпиадаларда һәм башка чараларда гел катнашабыз һәм дәрәҗәле урыннар алабыз. Агымдагы уку елында Иске Атлаштан 10 сыйныф укучысы Алинә Аюкаева (укытучысы - Р.Ф.Сәйфетдинова), Урта Терешкадан 9 сыйныф укучысы Алсу Абдряхимова (укытучысы - Г.Ш.Измайлова) Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың регионара турында катнашып, призёр булып кайттылар. Иске Кулаткының Россия Герое Р.М.Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбе укучысы Альбина Вәлиева Яшел Үзән шәһәрендә үткән “Үз халкын данлаган татарлар” исемле VI нче Бөтенроссия конкурсында икенче урын алды. Шул ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Алсу Альбикова Казан шәһәрендә узган “Тарихның данлы сәхифәләре. Геройлар мәктәбе” исемле регионара проектлар конкурсында беренче урын алды. 9 сыйныф укучысы А.Вәлиева “Минем героем - Муса Җәлил” регионара конкурста җиңүче булды (укытучылары - Ә.Б.Заитова). Узган елда Иске Кулаткы 1 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Алиева өлкәнең татар теле кабинетлары конкурсында өченче урын алу бәхетенә иреште. Шулай ук 2021 елда Каюм Насыйри исемендәге XIX нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Иске Кулаткының 1 нче урта мәктәбе укучылары Гөлшат Сафарова – җиңүче, Дамир Абитов призёр булды. Шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Элина Мустафина “Минем героем - Муса Җәлил” регионара онлайн конкурста беренче урын алды (укытучылары - Р.Р.Алиева).

Без - Иске Кулаткы районы укытучылары, киләчәктә дә укучыларны ата-бабаларыбыз рухына тап төшермичә яшәүче, милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләүче, әхлаклы, намуслы, кешелекле шәхесләр итеп тәрбияләрбез дип ышандырабыз. Районыбызның күренекле шәхесләре белән горурланабыз, киләчәктә дә алар кебек туган телебезне сакларга тырышырбыз. Телебезне сакласак, халкыбыз  яшәр, милләтебез дә чәчәк атар! 

Әлфия ЗАИТОВА,

Иске Кулаткының Россия Герое Р.М.Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбенең ана теле укытучысы.