Иске Кулаткы мәктәбендә – Үсеш ноктасы

Иске Кулаткы район үзәгенең 2 нче мәктәбендә Үсеш ноктасы эшләп килә. Әлеге Үсеш ноктасында “Роботехника” түгәрәге үз эшен дәвам итә.

“Робототехника” түгәрәгенә 5-7 класс укучылары йөри. Барлык балалар да конструктордан роботны оста итеп җыя белә, ә менә аны уйларга өйрәтү – катлаулы мәсьәлә. Роботехника дәресләрендә алар шуның серләренә төшенәләр. Малайлар һәм кызлар компьютер һәм махсус программалар кулланып, гади һәм аңлаешлы алгоритм схемалары ярдәмендә катлаулы программалар ясыйлар. Мәктәп укучыларының егермедән артык стандартлы конструкция ясау мөмкинлеге бар. Әгәр программаны үзгәртеп, үзләренекен булдыру теләге туса, алар инде үз программаларын ясаячаклар.

Шулай итеп, Иске Кулаткы мәктәбе балалары замана белән бергә атлый, кече яшьтән үк мәгълүмати технологияләр белән танышып үсә.