Геройның әнисе белән очрашу

Иске Кулаткы урта мәктәбе укучылары Әниләр көне уңаеннан Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның әнисе Гөлҗиһан Люкман кызы белән очраштылар.

Һәрбер ир-атның батырлыгы артында хатын-кыз – әнисе, сөйгән яры, кызы тора. Алар хакына, аларны саклау һәм яклау хакына, аларны хөрмәт итү һәм ярату хакына ул үзенең иң яхшы сыйфатларын ача. Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның тормышында әнисе Гөлҗиһан Люкман кызы нәкъ менә шундый хатын-кыз була.

Мәктәп укучылары һәм Гөлшат Шәүкәт кызы Гөлҗиһан Люкман кызын Әниләр көне белән тәбрикләделәр. РФ Героеның әнисе Рәфәгать Мәхмүт улы турында истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлеште.

“Мәктәп укучылары газиз улымны искә төшергән саен күземә яшьләр тула. Минем балакаемны хәтерегездә саклавыгыз, аңардан үрнәк алырга тырышуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”,- диде Гөлҗиһан апа.