5 декабрь – Халыкара доброволецлар көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе волонтерлары! Сезне Халыкара доброволецлар көне уңаеннан котлыйм!

Ульяновск өлкәсендә 24 мең волонтер эшчәнлек алып бара. Алар барысы да төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре, әмма аларны бер нәрсә – мохтаҗларга чын ихластан, бөтен күңел белән ярдәм итү теләге берләштерә. Алар башкалар язмышына битараф булмаган, ярдәмгә килергә, булышлык күрсәтергә, якташларыбызның тормышын яхшырак итәргә әзер торучы кешеләр.

Безнең төбәктә эшләп килүче доброволецлар берләшмәләре арасында Җиңү волонтерлары, мәдәният волонтерлары, көмеш волонтерлар, волонтер-медиклар, “Лиза Алерт” доброволецлар иҗтимагый берләшмәсе эзләнүчеләре аеруча зур эшләр башкара.

Пандемия чорында волонтерлар беренчеләрдән булып ульяновскилыларга ярдәмгә килделәр, хәзер алар мобилизацияләнгән ульяновскилыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Бу – безнең уртак эшебезгә бәһасез өлеш!

Кадерле дуслар! Көн саен армый-талмый эшләвегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм! Сезгә нык исәнлек, иминлек, үз-үзегезне тормышка ашыра алу бәхете һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.