Үрнәк әниләрне хөрмәтләделәр

Әниләр көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең иң яхшы аналарын хөрмәтләделәр һәм “Ел әнисе” өлкә конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Өлкә Хөкүмәте рәисе Владимир Разумков алты бала анасы Гөлнара Юнусовага Ульяновск өлкәсенең 3 нче дәрәҗәле “Ана даны” Почет билгесен тапшырды. Гөлнара Җәүдәт кызы Вешкайманың 2 нче мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Ул тормыш иптәшенә гаилә бизнесын алып барырга ярдәм итә. Уртак шөгыльләр гаиләне ныгыта, ата-аналар белән балаларны үзара якынайта, ди ул. Гаилә кыйммәтләрен, традицияләрне пропагандалауга зур өлеш кертүе, балаларын үрнәкле итеп тәрбияләве өчен Гөлнара ханым Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Юнусовлар гаиләсен “Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышыннан” китабына керткәннәр.

Барыш районыннан Зимфира Тибаева “Ел әнисе” өлкә конкурсының “Бизнес-әни” номинациясендә (эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче әниләр ярыша) җиңүче итеп танылды. Зимфира ханым диплом белән бүләкләнде.