Халык Президентка ышана

Россия халкының 78 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышана, 73,7 проценты аның эшчәнлеген хуплый. Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге үткәргән сорашып белешү нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Кремль вәкиле, Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, традиция буенча Президентның күрсәткечләре һәрвакытта да югары һәм моны феномен дип атарга мөмкин. Рейтинглар менә берничә ел инде атна арасында бары тик бераз гына үзгәреп ала, диде ул. Аның әйтүенчә, россиялеләрнең ышаныч белдерүе Владимир Путин өчен бик тә мөһим нәрсә. Матбугат секретаре сүзләренчә, РФ Президенты карарлар кабул иткән вакытта һәрчак халыкның аңа ышаныч белдерү күрсәткечләрен исәпкә алып эш итә.