Сәләтле яшьләр – безнең киләчәгебез

Губернатор Алексей Русских “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатта җиңүче мәктәп укучыларын һәм көллиятләр, техникумнар студентларын котлап, акчалата сертификатлар тапшырды.

“Әлеге егет-кызлар – безнең киләчәгебез. Ульяновск өлкәсенең яшь профессионаллары белән горурланабыз. Җиңүчеләр һәм призерлар машина буяу, кондитер әйберләре әзерләү, авиация техникасына хезмәт күрсәтү, пилотсыз һава судноларын эксплуатацияләү компетенцияләрендә медальоннар һәм медальләр алып кайттылар.

Без киләчәктә дә яшь профессионаллар хәрәкәтенә булышлык күрсәтеп, көллиятләр, техникумнар һәм училищеларны яңартуны, аларда заманча җиһазландырылган яңа остаханәләр булдыруны дәвам итәчәкбез. Бүген “Мәгариф” илкүләм проекты һәм “Профессионалитет” программасы безгә шундый мөмкинлекләр бирә”,- диде өлкә Губернатор.