Сагынабыз, юксынабыз

Игелекле эш-гамәлләре, милләт җанлы булуы белән халык күңелендә матур истәлекләр калдырган олпат шәхесебез - Ульяновск өлкәсенең атказанган машина төзүчесе Фәрид Фассих улы Халиуллинга 5 декабрьдә 60 яшь тулган булыр иде. Кызганычка, аның безнең арабыздан мәңгелеккә китүенә сентябрь аенда бер ел булды инде.

Фәрид Фассих улы бөтен гомерен тырыш, фидакарь хезмәткә багышлады. Шәһәребезнең алдынгы предприятиесе сыйфатында танылган “Лидер-Д” фирмасын озак еллар дәвамында уңышлы әйдәп барды, йөзләгән кешене эш урыннары белән тәэмин итте. Димитровград халкы аны шәһәр Думасына депутат итеп сайлап куйдылар. Ул сайлаучыларның өмет-ышанычын аклау, наказларын үтәү өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куйды, үз округындагы проблемаларны хәл итү максатында бар мөмкинлекләрне файдаланды. Ә соңгы елларда Димитровград татарларының лидеры буларак хөрмәт һәм абруй казанды. Фәрид Фассих улы җитәкчелек иткән чорда милли-мәдәни автономиябез барлык юнәлешләр буенча зур уңышларга иреште. Ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көне, “Умырзая” фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе, төрле очрашулар бик тә югары дәрәҗәдә үткәрелде. Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәпкә аеруча зур игътибар бирде. Мәктәбебезне финанслау, матди-техник базасын яңарту, бинаны ремонтлау, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен һәрвакыт күз уңында тотты. Ул укытучылар һәм укучылар коллективының ышанычлы дусты, терәге һәм таянычы иде. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә, сәнгать коллективларына, иҗат кешеләренә, спортчыларга, мохтаҗларга һәрчак ярдәм кулы сузды. Шулай ук “Өмет” газетасын халыкка таратуга да үзеннән өлеш кертергә омтылды.

Фәрид Фассих улы гаилә һәм туган җанлы булуы белән дә күпләр өчен үрнәк иде. Тормыш иптәше Зифа Галимҗан кызы белән матур гына яшәп, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ул газиз әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итеп, олылап, аларга булышып, кардәшлек җепләрен ныгытып яшәде.

Шәһәребез һәм татар халкы тарихында тирән, якты эз калдырган Фәрид Фассих улы турында хатирәләр безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә озак сакланачак. Без аны бик тә сагынабыз, юксынабыз. Аның рухы шат, авыр туфрагы җиңел, кабере нурлы, якты булсын. Ә якыннарына, гаиләсенә Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен.

Фәнис ЗАББАРОВ,

Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Мөнирә ДЖУМАЕВА,

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры.