Хушлашу сүзе

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы урта мәктәбендә озак еллар химия hәм биология укытучысы булып эшләгән Зөбәрҗәт Гәрәй кызы Гатауллова фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Яраткан класс җитәкчебезнең вафат булуы сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, бала-оныклары hәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Апабызның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Зөбәрҗәт Гәрәй кызы 1936 елның 13 январенда туа. 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, безнең Иске Кызылсу мәктәбенә эшкә килә. Ул гомере буе авыл балаларына химия hәм биология фәннәрен укытып, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, «Хезмәт ветераны» дигән почетлы исемгә лаек була hәм мәктәп коллективының, укучыларының, ата-аналарның ихтирамын казана.

Без яраткан апабыз үткәргән дәресләрне, класстан тыш чараларны, төрле экскурсияләрне, аның төпле, акыллы киңәшләрен хәтеребездә саклыйбыз, еш исебезгә төшерәбез, аны бары тик рәхмәт hәм мактау сүзләре белән генә телгә алабыз. Класс җитәкчебез Зөбәрҗәт Гәрәй кызы турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак.

Иске Кызылсу урта мәктәбен 1976 елда тәмамлаучылар.