Туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез

Безнең Зур Чирекле урта мәктәбендә ана теле hәм әдәбиятына багышланган декада узды.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелгән декада көннәрендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, «Ана теле, син безнең дустыбыз!» конкурсы, «Без Җәлилне хәтерлибез, онытмыйбыз» дип аталган чара оештырылган иде. Мәктәп китапханәсендә «Минем туган ягым - Зур Чирекле» тематик күргәзмәсе эшләде. Балалар татар, рус hәм инглиз телләрендә М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Ә 11 класста заманча инновацион технологияләрне кулланып, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. 6 класс укучылары исә «Муса Җәлил - патриот-шагыйрь» дип аталган ачык дәрестә бик тә актив катнаштылар. Алар Туган ил, аның язмышы турында җаваплылык хисе, Ватан алдында изге бурычны үтәү кирәклеге турында уйланулары белән бүлештеләр. Бөек Ватан сугышына бәйле вакыйгалар бездән ерагая барган саен дөньяны фашизмнан коткарган халкыбыз батырлыгын тагын да күбрәк бәялибез, олылыйбыз. Татар шагыйре Муса Җәлилнең геройлыгы да безнең күңелләрдә сакланачак. Шигырьләр уку конкурсы да югары дәрәҗәдә үтте. Укучылар М.Җәлил, Г.Тукай hәм башка әдипләрнең cугыш, җир йөзендә тынычлык турында шигырьләрен яңгыраттылар. Конкурста җиңүчеләр исемлеге дә билгеле – Раилә Назирова, Диния Аюпова, Алисә Нугайбекова, Әминә Ягудина. Ә икенче урынны Мәрьям Рахмаева, Лилия Летфуллина, Мәдинә Нугайбекова, Мәдинә Рафикова үзара бyлештеләр. Шулай ук 8 класс укучылары Хәйретдин Мөҗәйнең «Ана heм язучы» пьесасын сәхнәләштерделәр. Ана теле декадасы «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

Нәсиха ЯГУДИНА,

Николаевка районы ана теле hәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитeкчесе.