«Сез бит җиргә якты, җылы ямь өстәргә яратылган...»

«Син тугансың якты бу дөньяга,

Җирдә ул көнне йолдыз  кабынгандыр.

Шул йолдызның серле нурларыннан

Син барачак юллар салынгандыр...»

Фани дөньяга килгән hәрбер кешенең үз язмышы, үз тәкъдире. Адәм баласының барачак юллары салына, әмма тигез генә булмый ул, еш кына сикәлтәле килеп чыга шул. Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән Наилә Нурани кызы Сингатуллинаның да гомер юлы җиңел генә башланып китми. Газиз әнкәсе кинәт үлеп китә, бу вакытта аңа нибары биш яшь була, ә апалары буй җитеп олы тормыш юлына басалар. Yги әнисе Хәнүзә апаны ул hәрвакыт яхшы яктан гына искә алып cөйли. Ягымлы, кайгыртучан иде, ди. Кунакта кем дә булса үзен кәнфит белән сыйласа, Наиләмә алып кайтам, дип аны кесәсенә төреп куя иде, диләр. Yги энесе Ринатны да бик якын күрде. Ләкин ул ике баласын ятим калдырып, бу дөньядан яшьли китеп барды.

Наилә Нурани кызы хәзер инде куе томаннар артында калган яшьлек елларында иптәш кызлары белән бергә Ульяновскига сатучыга укырга китә. Училищены уңышлы тәмамлап, әлбәттә инде, Иске Кызылсуга кайта hәм авылның булдыклы, чибәр егете - Равил абыйга кияүгә чыга. Яшь гаиләдә берсеннән-берсе гүзәл hәм акыллы ике кыз туып үсә. Бүген инде ике игезәк малай hәм бер кыз оныкларының уңышларына да сөенеп яшиләр.

Наилә апа авыл администрациясендә хезмәт итте, аннары почта бүлеге мөдире булып эшләде. Нинди генә эшкә алынса да, намусы кушканча, җаваплылык хисе тоеп башкарды һәм шул рәвешле халык хөрмәтен казанды.

Бүген инде безнең Наилә апабыз кайгыртучан, ачык йөзле, олы йөрәкле, уңган, аш-суга оста ир хатыны, ягымлы, мөлаем ана hәм әби, актив тормыш позициясе булган авыл җирлеге депутаты hәм ислам дине кануннарын үтәп яшәүче иманлы татар хатын-кызы да әле. Гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, игелекле, ярдәмчел булганга, аның белән аралашуы бик тә җиңел, җанга рәхәт. Ул төпле, акыллы киңәшләрен дә бирә, тормышта дөрес юлны да күрсәтә. Балачагы авырлыкта үтсә дә, бүген ул бәхетле булып, булганына шөкрана кылып яши.

Хөрмәтле Наилә апа! Барлык авылдашларыбыз исеменнән дә Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрик итеп, дөньядагы барлык яхшылыкларны гына теләп калам. Равил абый белән тигез гомер кичереп, исән-сау яшәп, тагын бик күп тапкыр юбилей бәйрәмнәрегезне каршыларга насыйп итсен. Сез бит җиргә якты, җылы ямь өстәргә яратылган, дигән җыр сүзләре Сезгә бик тә туры килә инде!

Хаҗия НАСИБУЛЛИНА,

Иске Кызылсу авылы.