Сугыш инвалиды Фәйзрахман ага Калимулловка - 97 яшь

Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков Мукшы Күле авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Фәйзрахман Мөгалләм улы Калимулловка «Җиңүгә 75 ел» юбилей медален hәм Җиңү байрагының копиясен тапшырды.

Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган hәм бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә, үзенең туган ягына багышлаган Фәйзрахман ага Калимулловка тиздән 97 яшь тула. Бөек Җиңү бәйрәмен hәм туган көнемне күтәренке, яхшы кәеф белән каршылыйм, дөньялар гына тыныч, имин булсын, сугыш кына бүтән беркайчан да килеп чыкмасын, кабатламасын, ди сугыш каhарманы.

- Бөек Ватан сугышы безнең илдә беркемне дә битараф калдырмый, аның канаты hәр йортка, hәр өйгә, hәр урамга кагылып үтә. Бүген hәр гаилә Бөек Җиңүне яулаган ата-бабалары турында истәлекләрне олы ядкарь итеп күз карасыдай саклый. Фәйзрахман Мөгалләм улы кебек сугыш каhарманнарының тормыш юлы, яшәү рөвеше бүгенге яшь буын өчен үрнәк булып тора. Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән ветераннар алдында түбәнчелек белән башыбызны иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез,- ди район җитәкчесе С.Сандрюков.