Сугыш ветераны Сәйделшәриф Мулламухаметов 94 яшьлеген каршылады

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектындагы «1 нче мәхәллә» мәчете әгъзасы, сугыш hәм хезмәт ветераны Сәйделшәриф Мулламухаметов шушы көннәрдә 94 яшьлеген каршылады.

    Бөек Ватан сугышында hәм совет-япон сугышында батырлык, геройлык hәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән Сәйделшәриф ага Мулламухаметовны гомер бәйрәме hәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең Росгвардия идарәсе офицерлары, районның ветераннар советы, өлкә hәм район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре, Заволжье район администрациясе вәкилләре котладылар. Алар танылган милләттәшебезгә изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Район хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Уткина мөхтәрәм ветеранны «Бөек Җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән дә шатландырды.

    - Мин Башкортстанда туып үстем. 1943 елның ноябрендә мине Кызыл Армия сафларына алдылар hәм Ерак Көнчыгышка уку-укыту полкына озаттылар. Шуннан соң снайпер буларак совет-япон сугышында катнашырга туры килде. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып, 1950 елга кадәр Порт-Артурда диңгез пехотасының 91 нче санлы аерым батальонында хезмәт иттем. Аннары комсомол путевкасы буенча эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен Чиләбе өлкәсенең Аша шәhәре милиция бүлегенә юнәлттеләр. Шушы әллә ни зур булмаган шәhәрдә егерме ел чамасы хокук тәртибе сагында торуым белән бәхетлемен,- ди каhарман, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

    Фронтовик Сәйделшәриф ага Мулламухаметов 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, шулай ук «За боевые заслуги» hәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

    - Сәйделшәриф Мулламөхәммәт улы – мәхәлләбез hәм район татар автономиясенең иң хөрмәтле, затлы, үрнәк булырлык фидакарь кешеләреннән берсе. Бүген ул кызы белән оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Искиткеч мәрхәмәтле кызы Флера ханым утлар-сулар кичкән әтисен менә унбиш елга якын инде нәкъ менә бала тәрбияләгән кебек карый. Ә без Сәйделшәриф аганың хәл-әхвәлен hәрдаим белешеп торабыз, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз,- ди татар автономиясенең Заволжье район бүлекчәсе рәисе Рафаэль Назмутдинов.

    Сәйделшәриф ага булганына шөкрана кылып, хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәтле булып яши.

    - Җир йөзенә безне – адәм балаларын Аллаhы Тәгалә китерә, ул безгә чикләнгән гомер бирә, тәкъдиребезне билгели. Сугыш кырында, окопта да безне үлемнән бары тик ул гына саклап калды,- ди ветеран.