Путин эшләми торган көннәрне апрель ахырына кадәр озайту хакында белдерде

Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган атна 30 апрельгә кадәр озайтылачак. Бу хакта ил халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Безгә яный торган куркыныч әле саклануын аңларга кирәк. Вирусологлар әйтүенчә, эпидемия пигы әле узмаган, шул исәптән, Россиядә дә. Моңа бәйле рәвештә, эшләми торган атнаны 30 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Хезмәт хакы сакланачак», — диде Путин.

25 мартта РФ Президенты, коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен, 28 марттан 5 апрельгә кадәр атнаны эшләми торган атна дип игълан иткән иде. Ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк дип ышандырылды.

Президент эшләми торган атна вакытны җиңәргә, чирнең таралуын кисәтү чараларын башкарырга, сәламәтлек саклау ресурсларын үстерергә мөмкинлек биргәнен әйтте. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтен белдерде. «Нәкъ менә алар хастаханәләрдә эпидемияне тоткарлап тора, авыруларны дәвалыйлар. Илнең барлык гражданнары медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләренә кушылыр дип ышанам», — диде.

Владимир Путин коронавирус буенча вазгыять төрле төбәкләрдә төрлечә булуын искәртте. Халыкның хакимият, табиблар күрсәтмәләрен үтәүгә игътибарлы булачагына ышанычын белдерде.

"Татар-информ" агентлыгы.