Алмазга тиңнәр табылмады!

Ульяновск дәүләт техник университеты машина төзелеше факультетының 2 нче курс студенты Алмаз Гиниатуллин «УлГТУ мистеры» дигән дәрәҗәле hәм мактаулы исемгә лаек табылды.

    «УлГТУ мистеры» конкурсы ел саен уздырыла: университетның иң тәвәккәл hәм актив егетләре спорт, интеллектуаль hәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләренең талантларын hәм сәләтләрен күрсәтәләр. «Иң акыллы» (эрудиция белән юмор хисен ачыклаучы викторина) hәм «Спорт ягыннан иң әзерлекле» (физик культура буенча ярышлар) бәйгеләре әнә шундыйлардан.

    Быел мәртәбәле конкурста энергетика, машина төзелеше hәм радио-техника факультетларында, шулай ук экономика hәм информатика колледжында белем алучы җиде студент катнашты.

    Дәрәҗәле жюри hәм тамашачы игътибарына милли компонент, ягъни татарча рэпка хип-хоп тәкъдим иткән тырыш, булдыклы егет - машина төзелеше факультетының 2 нче курс студенты Алмаз Гиниатуллин «УлГТУ мистеры» исеменә лаек булды. Бәйгенең партнерлары милләттәшебезгә бик күп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.