Минем кадерле карт бабам «Мәхәббәтнең Җиңү көе» акциясе

Быел безнең илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм фашистларга каршы сугышкан ата-бабаларыбыз hәм тылда эшләп, фронтка ярдәм иткән әбиләребез, карт әбиләребез белән горурлану хисе уята.

    Мин үземнең карт бабам Хөсәин Абдрахман улы Алиев турында язарга булдым әле. Ул 1912 елда Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аның гаиләсе дә була инде. Карт әбием Җәвhәрә Сөләйман кызы белән ике малай – Мияcсәр белән Мөнирне үстерәләр.

    1941 елның июнендә карт бабамны рядовой солдат буларак фронтка алалар. Башта ул башкалабыз Мәскәүне фашистлардан саклый. Аннары Смоленск шәhәрен дошманнан азат итәргә җибәрәләр.

    Каhәр суккан сугыш карт бабамны гаиләсеннән аерса да, хатыны белән балаларына карата мәхәббәтен, сөю хисен сүрелдерми, юкка чыгара алмый. Ул фронттан хатынына хатлар яза, улларының хәлен сораша, тамаклары тукмы, авырмыйлармы, ди. Карт әбием дә аңа хатлар юллый hәм өйгә кайтуын зарыгып көтә.

    Явыз дошман белән көчле бәрелешләрнең берсендә карт бабам каты яралана - сул кулы белән аягына пуля керә. Аны ашыгыч рәвештә госпитальгә салалар hәм 1942 елның апреленә кадәр шунда дәвалана. Карт бабам Хөсәин бер аяксыз кала hәм туган авылына кайта. Бераз савыга төшкәч, гаиләсен ашату hәм фронтка бераз гына булса да ярдәм итү нияте белән колхозга эшкә керешә.

    Сугыштан соңгы авыр, нужалы елларга да карамастан, карт бабам белән карт әбием гаиләсендә тагын әле сигез бала – Мөнирә, Мөнҗия, Тәфик, Мәсум, Гөлсинә, Равил, Рушан hәм Рифат дөньяга аваз сала. Мөнҗия hәм Гөлсинә әбиемнәр исән-сау әле, ә менә Мөнир бабам безнең арабызда юк инде. Карт бабам 1979 елда фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Аның тормыш юлы сокланырлык та, үрнәк тә булырлык. Мин карт бабам белән горурланам hәм аны беркайчан да онытмам. Ул миңа бәхетле балачак, тыныч тормыш бүләк итте бит. Карт әбиемнең көчле яратуы аңа сугышта исән калып, өенә, гаиләсе янына кайтырга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.

    Илдар СУЛЕЙМАНОВ, Иске Мостяк урта мәктәбенең 5 класс укучысы.