Сергей Морозов өлкәннәрне «өйдә утыру режимы»н үтәргә чакыра

Ульяновск Мониторинг үзәге, телефон номеры: 112

Безнең регионда яңа коронавируслы инфекциянең таралуын булдырмауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрелә.

    26 марттан алып 12 апрельгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга, шулай ук хроник авырулы кешеләргә өйләрендә торырга, урамга мөмкин хәтле сирәгрәк чыгарга hәм җәмәгатьчелек урыннарында булуны чикләргә киңәш итәләр. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Указына әнә шундый үзгәрешләр кертелде.

    - Бүген без өлкән яшьтәге кешеләр турында аеруча кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы. Кызганычка каршы, коронавирус, беренче чиратта, олылар hәм хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч тудыра. Шушы катлаулы чорны узарга аларга мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә кирәк. Ялгызы гына яшәүчеләргә игътибар бирү hәм аларны кирәкле нәрсәләр белән тулысынча тәэмин итү сорала,- дип белдерде Губернатор.

    “Көмеш яшь” вәкилләренә hәм иммунитеты түбән булган гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Моның өчен алар мониторинг үзәгенә шалтыратырга тиеш, телефон номеры: 112. Бу телефон буенча шулай ук коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык сорауларга да җавап алырга мөмкин. Мониторинг үзәге Губернатор инициативасы буенча булдырылды hәм 112 - шалтыратуларны эшкәртү хезмәте базасында эшли.

    Аерым алганда, өлкәннәргә hәм хроник авырулы кешеләргә врач рецепты буенча (түләүсез яки льготалы бәядән) дару препаратларын hәм медицина әйберләрен өйләренә бушлай китереп бирәчәкләр. Шулай ук әлеге категориягә керүче кешеләргә хезмәткә cәләтсезлек (больничный) кәгазьләрен медицина оешмасына барып тормыйча гына рәсмиләштерү мөмкинлеге каралган.

    Регионда “Өйдә санаторий” социаль проекты эшли башлый. Хроник авырулары булган гражданнарга социаль-реабилитацияләү, психологик хезмәтләр күрсәтеләчәк, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау hәм өйдә туклану мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.

    Шулай ук кешеләр аеруча күп җыела торган урыннарда халык агымын бүлү күздә тотыла. Ульяновск, Димитровград шәhәрләрендә hәм Мәләкәс районында халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре өлкәннәрне hәм хроник авырулы кешеләрне дүшәмбе hәм чәршәмбе көннәрендә иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр кабул итәләр. Башка муниципаль берәмлекләрдә прием дүшәмбе, чәршәмбе hәм җомга көннәрендә алып барылачак. Кибеткә үзләре генә йөрергә мөмкинлеге булган пенсионерларны иртәнге сәгатьләрдә - сигездән алып унга кадәр көтәләр. Өлкәнең медицина учреждениеләрендә дә алар өчен аерым сәгатьләр билгеләнгән.

         Моннан тыш, Ульяновск өлкәсендә мәктәп укучыларына булышлык күрсәтү максатында, мәктәп ашханәсендә түләүсез туклану хокукына ия балаларга азык-төлек наборлары биреләчәк.