Татар Сайманы клубы яңартылды

Николаевка районы Татар Сайманы авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты кабат үзенең ишекләрен ачты. Культура учагын гражданнарның җирле инициативаларына булышлык күрсәтү программасы нигезендә яңартканнар.

    Өлкә Губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме буенча тормышка ашырылган проект - җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы нигезендә Татар Сайманы авылы мәдәният йортының түбәсен ремонтлаганнар, тәрәзәләре белән ишекләрен алыштырганнар. Культура учагында хәзер татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен hәм традицияләрен саклап калып үстерү, төрле чаралар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

    Авылда мәдәният йорты төрле буын вәкилләре - балалар hәм яшьләр, олылар өчен бергә җыелып рәхәтләнеп ял итү, төрле бәйрәмнәрдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мәйданчыгы булып хезмәт итә. Татар Сайманы клубында да сәламәт яшәү рәвеше, хәрби-патриотик hәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, балаларның ялын оештыру буенча бик күп чаралар үткәрелә. Yзешчән сәнгать осталары hәм профессиональ артистлар концертларына, конкурс-уен программаларына hәм «Огонек»ларга яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп, ашкынып йөриләр. Мәдәният йорты карамагында ветераннар клубы, вокал түгәрәге, «Бәхет утраучыгы» дип исемләнгән гаилә клубы, «Патриот» дип аталган патриотик клуб, «Дуслык» актив озак яшәү үзәге эшләп килә.

         Мәдәният йортын яңадан ачуга багышланган бәйрәм концерты бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Анда татар җыр-биюләре дә яңгырады. Тамашачы сәнгать осталарын көчле алкышларга күмде.