Әтиебезне сугыш яралары алып китте...

Әлеге язмам җир йөзендәге иң кадерле кешебез – Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиебез Фасахетдин Ярулла улы Феткуллов турында.

    Безнең әтиебез 1925 елның 21 февралендә Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь кенә була әле. Шуңа да карамастан, ул әти-әнисенә терәк булырга тырышып, барлык яшьтәшләре белән бергә көне-төне кырда, күмәк хуҗалыкта эшли. Ә 1943 елда аны фронтка алалар. Унсигез яшьлек егет 1275 нче хәрби частькә барып эләгә. Явыз дошманга каршы каты бәрелешләрнең берсендә курку белмәс кызылармеец Феткуллов авыр яралана - фашист пулясы уң аягына үтеп керә. Госпитальдә дәваланганнан соң, инвалид булып туган авылына кайта hәм колхозда җиң сызганып эшкә керешә. Соңрак аңа авыл Советында хисапчы булып хезмәт итәргә туры килә. Әниебез Хатимә белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Алар безне - өч балаларын да эш сөючән, ярдәмчел hәм игелекле булырга өйрәтеп үстерделәр.

    Сугыш яралары әтиебезгә гомере буе тынгылык бирмәде - ул елына берничә тапкыр госпитальдә hәм хастаханәләрдә дәвалану курсы уза иде. Газизебезнең гомере бик тә кыска булды шул. 1972 елда Татарстанның Биектау районы Каменка госпиталендә ятканда ул фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Без аны авылыбыз зиратына алып кайтып җирләдек. Кызганычка каршы, ике абыем да якты дөньядан иртә, бик яшьли киттеләр. Ә әниебез гомере буе әтиебезгә тугрылык, тол хатын дәрәҗәсен саклап яшәде. Хөкүмәтебез аңа Димитровград шәhәрендә бөтен уңайлыклары да булган фатир бирде. Шактый вакыт ул кызы белән кияве Мингазетдиновлар тәрбиясендә көн күрде. Игелекле hәм мәрхәмәтле бала-оныкларына, аеруча да кияве Хөсәенгә ул чиксез рәхмәтле иде. Бүген каенанам Хөмәйрәгә кадер-хөрмәт күрсәтеп авылда яшибез, ике бала үстердек, оныкларыбызның уңышларына шатланып гомер итәбез.

    Әтиебез Фасахетдин Ярулла улы фашистларга каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтүе өчен 1945 елда - Җиңү медале, 1965 елда - «Бөек Җиңүгә 20 ел», 1970 елда «Совет Армиясенә 50 ел» дип исемләнгән медальләр белән бүләкләнә. Бу медальләр, шулай ук әтинең фронт истәлекләре, госпитальдә дәвалануы турында документлар гаиләбез архивында ядкарь булып саклана. Без әтиебез hәм бабабызны онытмыйбыз, hәрвакыт хәтеребездә саклыйбыз, аның батырлыклары турында оныкларыбызга сөйлибез.

    Безгә - бүгенге буыннарга тыныч күк йөзе, имин тормыш бүләк иткән өчен әтиемә, авылыбызның барлык ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә hәм сугыш чоры балаларына рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Дөньялар тыныч, күкләребез hәрвакыт аяз булсын, халкыма бәхетле тормыш насыйп итсен иде. Бу язмам якты киләчәк өчен газиз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмаган барлык әтиләргә дә дога булып ирешсен.

    Хания МИНГАЗЕТДИНОВА-ФЕТКУЛЛОВА,

    Зирекле Куак авылы.