Бар ялгызлар ятим, димәгез

«Хаҗәтләрен ирештерерлек егәрлеге юкларга хаҗәт җиткезергә булышыгыз. Әгәр берәү егәрсезләрнең хаҗәтен солтанга ирештерсә, Аллаh Тәгалe шул кешенең аякларын сыйратка беркетеп куяр»,- диелә «1001 хәдис» китабында язылган 10 нчы сөннәттә. Соңгы елларда кеше язмышына hич битараф булмаган нәкъ шундый миhербанлы, риясыз булышучы затларны аеруча күп очратырга туры килде миңа. Аларның кайберләре турында гына булса да газетабыз битендә бәян итмичә күңелем hич тынгылык тапмады.

    Җитмешенче яше белән барганда Зәйнәп әбине ялгызлыкка дучар итте тәкъдире. Бердәнбер баласы Рөстәм Зөягә батып hәлак булды. Оныклары, кыз балалар, үзләре башлы-күзле булып, Мәскәү шәhәрендә үз тормышларын кордылар. Ире Миңневәли, күрше Буа районының Сарсаз авылы егете, Бөек Ватан сугышына китәр алдыннан гына фаҗигале төстә дөнья куйган иде. Килене икенче никахын тапты. Сарсаз авылы колхозында эшләгән чорда өстенә ишелеп төшкән зур карлы боз кисәге астында калып биле, бер аягы гомергә төзәлмәслек биртелгән иде әбинең. Шулар өстенә соңрак чукракланды да ул. Улы белән килене төзегән Ишеевка бистәсендәге өендә ялгызы калды. Ипи-тозга кибеткә бара алмау гына түгел, су алырга колонкага, утын кертергә cарайга да чыга алмый башлады.

    Әбинең хәленә иң беренче булып Колхозная урамында яшәүче Җәмил белән Миңсылу Халитовлар керде. Өйләрендә аны кияүгә киткән кызларының бүлмәсенә урнаштырдылар. Пешереп-төшереп дигәндәй, ашатып-эчертеп, мунчасын кертеп, өс-башын карап мәрхүмә әниләре кебек яшәттеләр. Беркүпме торгач, әбине Пионерская урамыннан электән яхшы танышы Саймә Камалова алып китте. Ул да аңа Җәмилдәге кебек үк шартларны тудырды. Аерым бүлмә бирде. Улы белән Хәлимә дә, кечкенә балалары булуга карамастан, өйдәш карчыктан тарсынмадылар.

    Коръән, дога-сүрәләрен укып, намазларын калдырмый гыйбадәт кылып яшәгән диндар әбигә хәер-сәдакалар китерүчеләр дә ишле булды. Соңрак аны килене белән аның икенче ире (ошбу юлларның авторы) үзләрендә яшәргә алып кайттылар. Биредә мөмкинлекләр җитәрлек: иркен бүлмәсе, яккан мунчасы, пешкән ашы, әзер табыны, юган керләре... Борчып-комачаулап йөрүче бала-чага юк. Әмма әбинең әллә инде кеше өстендә яшисе килмәдеме - Картлар йортына урнаштыруны сорады. Шактый авырлыклар, киртәләр кичеп булса да (үз регионыбыз түгел - кабул итәселәре килми), Буа шәhәренең инвалидлар hәм олы яшьтәгеләр өчен интернат-йортына тапшыру насыйп итте әбине. Караучысыз, кеше ярдәменә мохтаҗ ялгызаклар өчен бу учреждение – дөньялык оҗмахына тиң. Яшәеш өчен бөтен уңайлылыклар каралган: ике кешегә бер зур бүлмә (әбинең үзенә генә бирделәр аны), суыткыч, телевизор, өч тапкыр дымландырып чистарту. Аш-суны өстәлеңә кертеп куялар. Һәр җирдә сафлык-чисталык, зур фойеларда гөлләр, чәчәкләр. Табиб, шәфкать туташлары карап, дәвалап тора. Бәйрәм саен концертлар. Кыскасы, чын мәгънәсендә, дәүләт тәрбиясе. Ялгызлык кочагы түгел. Бердәнбер авырлык, минемчә, анда яшәүчеләрне үзләре теләгән җиргә чыгып йөрергә җибәрмиләр. Бу шулай кирәктер дә. Чөнки инвалидлар, карт-карчыкларның нинди генә бәла-фаҗигаләргә юлыгуы булмас. Шунлыктан, аларда тышкы дөнья белән аралашуга мохтаҗлык сизелә.

    - Яннарына туган-тумачалары, якташлары, танышлары килсә,  бу инде бәлзәм алар өчен,- дип сөйли интернат директоры Рәзинә ханым Хисаметдинова. - Сүз дә юк, алар белән күрешергә, сөйләшергә зарыгып торалар. Ә килүчеләр бик күп. Бер Зәйнәп әби янына гына да Ишеевкадан, балын, прәннек-пәрәмәчләрен күтәреп, ирле-хатынлы Ринат hәм Наилә Арслановлар, Рамис белән Талия Хөсәеновлар, Илгизәр белән Әлфия Бәдретдиновлар, Әнәс hәм Хәлимә Камаловлар, Фәрит hәм Гөлнур Сәләхетдиновлар, шактый олы яшьтәге Әмир Хөсәенов, Шәрифҗан Сәитов, Фатих Надршин, тагын башкалар килә иде. Ә Сәгыйть абый Бәдретдиновның «визит»ларын берәүнеке белән дә тиңләрлек түгел. Килүчеләрне теркәү журналында аның фамилиясе 161 тапкыр, хатыны Рәфика апаныкы 101 тапкыр язылган. 2006 елның апрель аеннан алып яши башлаган 13 елның бер генә аенда да килмичә калмаган Сәгыйть абый. (Бу сүзләр минем салпы якка кыстырган салам кебек тоелса да, хаклыкны кире кагып булмый. Тыйнаксызлыгым дип кабул итмәгез, зинhар).

    Минем исем дә искә алынгач, шуларны да өстим әле: Буага барачагымны белешеп торган күп кенә әбине белүчеләр аңа дигән күчтәнәчләрен кичтән өйгә китереп куялар иде. Менә алар - Рузия Камалова, мәрхүм Касыйм абый hәм Солтания Булатовларның кызлары, Зөлфия Аббазова, Әсәдулла абый Якупов, аның кызы Гөлнара, Фирдания Камалова hәм башкалар. Барчасына да йөрәк түребездән рәхмәт.

    «Мин монда үлгәч, юып, кәфенләп тә тормыйча илтеп тыгарлар инде берәр җиргә. Каберемнең кайдалыгын да белүче булмас»,- дигән иде Зәйнәп әби миңа, интернатка урнаштырган көнне. Аның бу сүзләре йөрәгемә ук кебек кадалды. «Юк, әби, сау-сәламәт дөньяда булсам, нинди васыятең бар - барысын да үтәрмен, кайгырма»,- дидем мин аңа.

    Узган елның август башында Кырымга курортка билет алгач, әби көчле авырып китте. «Ий, Ходаем, дип ялвардым мин Аллага, мин кайтканчы җанын гына алма, үз кулларым белән җирләргә насыйп ит»,- дидем. Кайтып бер генә атна үтте, әбием, 102 яшен ике ай элек тутырып, берәүне дә җәфага салмыйча, тыныч кына вафат булды. Yз васыяте буенча Ишеевкага алып кайтып, мәңгелек йортына керттек. Уйламаган-көтмәгән җирдән кабер казучылары да, соңгы юлга озатучылары да, «өче», «җидесе», «кырыгы» мәҗлесләренә дә ябырылып килделәр. Һич уйламаган идем үтәдән-үтә, япа-ялгыз Зәйнәп әби Шакир кызы Фәхретдинованы шул хәтле зурлаучылар бардыр дип.

    Юк-юк, бар ялгызлар да ятим, димәгез.

    Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ,

    журналистика ветераны.

    Ульяновск районы.