Сыраевлар янә чемпион!

Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спорт бәйгесе - самбо буенча мастер-ветераннар арасында турнир тәмамланды. Ульяновскидан бертуган спортчылар - Дамир hәм Рамил Сыраевлар анда кабат җиңү, ягъни чемпион титулын алу бәхетенә ирештеләр.