Балаларыбыз - безнең шатлыгыбыз!

Без - күп балалы бәхетле гаилә. Менә 15 ел инде үзара аңлашып, бер-беребезгә таянып яши. Балаларыбыз - безнең шатлыгыбыз!

    14 яшьлек улыбыз Умәр - горурлыгыбыз, ул мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, спорт белән шөгыльләнә. Футбол, баскетбол, волейбол уйнарга ярата, мәктәп командасы белән бергә берничә тапкыр кубоклар да алды. Моңа кадәр самбо белән мавыгып, призлы урыннарга ия булган иде. Умәребез менә җиде ел инде атнага ике тапкыр гарәп графикасын өйрәнү дәресләренә йөри. Хәзер Коръәнне укый белә инде, узган елда Коръән укучылар конкурсында катнашты. Ул безгә - әти-әнисе белән әбисенә, сеңелләренә карата бик тә игелекле, ярдәмчел.

    Кызыбыз Диния - 5 сыйныф укучысы, яхшы билгеләргә генә белем ала, китаплар укырга, чәч ясарга ярата. Ул хореография түгәрәгенә бик теләп йөри, район hәм өлкә сәхнәләрендә чыгыш ясый. Кызыбыз зур гаилә кору hәм зур матур өй булдыру турында хыяллана. Ул аш-су остасы да әле. Яраткан әбисе белән бергә бәлешләр пешерә, салатлар ясый, курчакларына күлмәкләр тегә, шулай ук бәйләргә дә өйрәнә.

    Кечкенә кызыбызга 4 яшь кенe әле. Ул балалар бакчасына  йөри, апасы Диниядән үрнәк алып, бию белән мавыга башлады.

    Без балаларыбызга hәрьяклап ярдәм итәргә, булышырга тырышабыз hәм аларның тормышта үз урыннарын табып, чын кешеләр булып яшәүләрен телибез.

    Мин Никулино авыл җирлеге администрациясендә белгеч булып хезмәт итәм. Yз эшемне бик тә яратам hәм кешеләргә ярдәм итә алуымнан канәгатьлек кичерәм.

    Гаиләбез башлыгы Рәшит Аббәс улы - тырыш, булдыклы, көчле кеше. Ул бернинди эштән дә курыкмый, йорт тулы терлек асрый. Якыннарына hәм туганнарына булышырга hәрвакытта да әзер, буш вакытын безгә - гаиләсенә багышлый.

    Кадерле әбиебез Кадрия Рамазан кызы гаиләбез учагын саклап яши. Ул күптән лаеклы ялда инде, безнең эштән hәм укудан кайтуыбызны тәмле ашлары белән шатланып каршы ала.

    Асия МАХМУТОВА,

Зур Чирекле авылы.