Татарстан Республикасы югары уку йортларына укырга керү турында

Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 28.07.2014 елның № 844 боерыгы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Россия гражданнарын, БДБ илләрендә һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарларны Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясенең югары уку йортларына максатчан нигездә укырга керергә ярдәм итү эшен дәвам итә.

Агымдагы елның 1 нче маена кадәр Бөтендөнья татар конгрессы исеменә tat-abiturient2020@list.ru электрон адресына түбәндәге документларны юллау сорала:

1. абитуриент анкетасы (кушымта 1);
2. уку турындагы документлар һәм паспорт күчермәсе;
3. заказчы оешма тарафыннан расланган максатчан укыту турында ике яклы килешү;
4. татар-милли мәдәни мөхәтәрияте рәисе яисә татар иҗтимагый оешма җитәкчесе белән расланган абитуриентлар исемлеге (кушымта 2).

Искәрмә: Документларның оригиналлары абитуриентлар тарафыннан югары уку йортларына турыдан туры тапшырыла.
Өстәмә хәбәр итәбез, агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендәге югары уку йортларына медицина, икътисад һәм юридик белгечлекләр буенча максатчан белем алуга гаризалар профильле фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәсе 80 балдан түбән булган очракта кабул ителми. 

Укырга керергә теләүче абитуриентлар исемлеген төзегәндә татар-милли мәдәни мөхәтәрияте яисә татар иҗтимагый оешмалары каршында эшләп килүче татар яшьләренә өстенлек бирү сорала.
Абитуриентларга карата куелган таләпләр турында тулырак мәгълүмат югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылган.

Кушымта 1

Анкета абитуриента

Республика, область или край 
Фамилия 
Имя 
Отчество 
Дата рождения 
Место рождения 
Адрес места жительства 
Телефон, E-mail 
Образование (наименование учебных заведений, их местонахождение, дата поступления, дата окончания, какой документ получен) 
Профессия, место работы (при наличии) 
Выбранный вуз Республики Татарстан 
Факультет 
Номер, наименование выбранной специальности