Мөхтәрәм ветераннарга – истәлекле медальләр

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов Чардаклы районына эш сәфәре вакытында мөхтәрәм ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшырды.

Өлкәбез җитәкчесе Сергей Морозов кулыннан юбилей медален алучылар арасында Иске Yрәнбаш авылында яшәүче фидакарь милләттәшебез - тыл хезмәтчәне Абрар Хәбибулла улы Галимов та бар иде. Абрар аганың яшьлеге сугыш чорына туры килсә дә, сынатмый, бөтен гомерен тырыш hәм намуслы хезмәткә багышлый. Ул авыл мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын да бөтен күңелен биреп үти.